хатны алып укыганнан соң гына, ниһаять, игә килде Сәкинәм. Шуннан соң гына без, ниһаять, яңадан кавыштык.
Кавышуын кавыштык, әмма ул арада минем чәчләрнең яртысы агарырга өлгергән иде инде.
Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. Ә кайберәүләрнеке тәмам соңгы көннәренә тикле шулай яртылаш агарган килеш кенә кала. Әгәр тыныч кына, борчылмыйча, пошынмыйча, янмый-көйми генә яшәгән булсам, ихтимал, мин дә шул яртылаш агарган чәч белән хәзергәчә йөргән булыр идем. Ләкин алай йөри торган кеше түгел шул мин. Алай йөри дә алмыйм.
Сәкинә белән кавышып, матур гына яши башлагач та, үземнең әлеге кыбырсык холкым аркасында, байтак кына читен хәлләрдә калгаларга туры килде. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен, кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк, дип аңлата башладылар. Һәр колхозга аерым-аерым план җиткерелде. Безнең «Ватан» да ике йөз гектар чәчәргә тиеш булды аны. Шуннан соң бик нык пошаманга калдым мин. Чәчүен чәчәрбез дә, унбиш мең пот бодай үсәчәк җир әрәм булып калмасмы?..
Шикләнергә урын да бар иде. Сугыш елларында Михайло исемле бер украин егете белән бергә хезмәт иткән идем мин. Шунда без бик нык дуслашып киттек һәм соңыннан да хат язышып тора башладык. Ул инде сугышка кадәр үк институт тәмамлаган кеше иде. Сугыштан соң үз авылларында агроном булып эшли башлады һәм хатларында кукуруздан бик зур уңыш алуларын әйтеп яза иде. Шуннан кызыксынып китеп, мин аңардан бер гектарлык кукуруз орлыгы соратып алдырып, үзебезнең кырга чәчеп карадык. Ләкин ул безне көткәнчә үк куандыра алмады, ни тырышып тәрбияләсәк тә, телгә алып әйтерлек уңыш бирмәде.
Менә шуңа күрә башта илле гектар гына кукуруз чәчтек без. Ихтимал, юл буена сузып, үткән-барган кешегә биш йөз гектар булып күренерлек итеп чәчелгән булгангадыр инде, районнан килеп карап киткәләсәләр дә, башта аны-моны әйтүче булмады. Әмма «кырын эш кырык елдан соң да беленер» дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Көзләр җитеп, уңыш җыю көннәре башлангач, шул эш өчен мине шактый нык итеп башта «пешекләделәр», аннары шелтә эләкте.
Анысыннан арынып күп тә эшләмәдем, тагын бер шелтә – бу юлы инде катысы ук. Бервакыт безнең хуҗалыкка да тавык һәм үрдәк үрчетә башларга кушылды: тавыгы ике меңнән артык, үрдәк мең ярым булырга тиеш иде. Шулчак тагын аптырабрак калдым, туган. «Тавык-чебеш» кенә булсалар да, аларга да тәрбия кирәк ләбаса. Үсеп җиткәннән соң, итләре бик тәмле дә соң, ләкин үсеп җиткәнче ярты картайта бит әле алар сине. Колхозчының йортында күп дигәндә ун-унбиш баш чебеше була һәм аларны бала-чагасы, карчык-корчыгы туктаусыз ашатып-эчертеп, кош-корт күзеннән саклап тора, ләкин шулай да әлеге ун-унбиш чебешнең барысын да исән-сау килеш үстереп җиткерә алучылар бик сирәк ич… Ә монда, мә сиңа, меңләгән тавык-үрдәк үстерергә кирәк!..
Ярый, тавыкларын ничек кирәк алай үстерергә дә булыр ди инде. Нәни чакларында тилгән-козгыннардан, исәя төшкәч, төлке һәм сасы көзәннәрдән саклап кала алсак, тавык планын ничек тә үтәрбез. Ә менә үрдәкләр