Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

куркуда түгел. Гаиләмнән, җан сөйгән кешеләрдән аердың син мине.

      – Ә мин сине шулай да утырттырып куйсам?

      – Анысы ихтыярың. Без бер-беребезгә бурычлы түгел инде. Алыш-бирешебез беткән, арабыз өзелгән! Син мине аңларга тиеш, Рәдиф. Үзеңне дә хатының ташлап киткән бит. Шуның хәсрәтеннән тагын да күбрәк эчә башлагансың, шулай ич?

      – Эчүен күптәннән эчәм инде мин, – диде ул, тәмәке төпчеген бүрәнәгә басып сүндерә-сүндерә. – Шуңа түзә алмыйча китте дә ул. Акылга керергә бик вакыт иде инде миңа да… Белеп торам: эчүемне ташласам, кире кайтачак минем хатын. Ә менә тыела алмыйм!

      Кызганыч иде ул бу минутларда, йөзе ап-ак, иреннәре кипкән һәм дер-дер калтырана иде. Гаҗәп бит, ә: кеше үзенең ялгыш эшләвен дә белә, әмма шуны төзәтергә көч таба алмый!

      – Алайса, менә болай итик без, – диде ул, кинәт урыныннан кубып. – Ярый, калдырам мин сине иректә. Үзең өчен түгел, хатының белән балаң өчен калдырам! Давай, син миңа бер литрлык бир дә, син мине белмисең, мин сине белмим. Шуның белән бетсен! Үзең күреп торасың, кәеф шәптән түгел минем, баш бик авырта.

      «Шунда да кимсетеп китмәкче буласың, ә, шул көнгә төштеңмени, Рәдиф?» – дип әйтүдән чак кына тыелып калдым да, тагын ачуым чыгып, кесәләремне актара башладым. Кызганычка каршы, янымда бер тиен дә акчам юк иде…

      Рәдиф, аксак булса да, хәйран тиз атлап, бата-калка барыбер кибет янына китеп барды.

26

      Ә шул көнне кич мине, бригадирларга наряд биреп, идарәдән кайтырга чыккач, Закир абзый артымнан җитеп туктатты.

      – Тыңларга вакытың булса, бер-ике сүзем барые сиңа, прсидәтел, – диде ул.

      – Әйтеп кара, Закир абзый.

      Ул, нидәндер шикләнгәндәй, як-ягына каранып алды.

      – Юк, Өлфәт, урамда сөйләшә торган сүз түгел ул, бик важный мәсьәлә. Бүлмәңдә кеше калмадымы анда синең?

      – Юк, бикләп чыктым.

      – Әйдә, алайса, шунда кереп утырыйк әле.

      – Бик мөһим эшмени соң ул, Закир абзый, иртәгә калдырырга ярамыймыни?

      – Ярамый, Өлфәт туган. Бүген үк, хәзер үк хәл итә торган эш! Мәсьәлә менә болай тора, – дип башлады ул, идарәгә кереп утыргач. – Сезнең авылның теге син кабыргасын сындырган Рәдиф бездә ята. Бик исерек. Авызында теле дә юк. Хатын әйтә, төшкә хәтле үк килеп кергәние инде, ди. Кергәндә үк салмышые, ди. Үзе белән бер бүтилкә аракы алып кергән булган, анысын да эчеп бетерә язган инде. Закир абый кирәк миңа, аны күрмичә китмим, дип әйтә, ди. Прсидәтелегез Өлфәтне төрмәгә тыктырырга йөрим, шуңа кирәк миңа Закир абзый, дип әйтә, ди. Мин бүген МТСка гәрүчи алып кайтырга барганыем, әле яңарак кына кайттым да, хатын шушы сүзләрне әйткәч, синең янга йөгердем. Рәдиф йоклап калды. Нишләмәк була икән соң ул, Өлфәт энем? Әллә, теге күпердән ташлаган өчен, тавыш куптармакчымы икән? Ул хакта ике арагызда сүз булдымы соң?

      – Сөйләшкән идек, Закир абзый, – дидем мин, Рәдифнең шулай итенеп йөрүен башыма сыйдыра алмыйча. – Бүген иртән генә сөйләшкән идек.

      – Ничек-ничек килеп чыкты соң ул чакта сезнең чәкәләшү?

      Мин аңа барысын да әйтеп бирдем.

      – Алай икән эшләр! – диде ул, мине тыңлап торганнан соң уйга калып.

      – Әйт