Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

мнән

      Бер адым да артка чигенмәм!..

Фатих Кәрим,фронтовик шагыйрь

      …Инде менә ничәнче тәүлек йокысызлыктан җәфа чигәм. Бүген дә шулай. Аптырагач, торып, кунакханәдә үзем тукталган бүлмәнең тәрәзә капкачларын киереп ачып җибәрдем. Сызылып май таңы атып килә. Йөзне, тәнне иртәнге саф-җылы җил иркәли. Ә тәрәзәм каршындагы зур бакчада – Россия Саклану (Оборона) министрлыгының Үзәк архивы урнашкан изге урында – үзәкләрне өзеп-өзеп сандугачлар сайрый…

      Сандугачлар… Әллә алар да, минем кебек, йокысызлыктан җәфа чигәләрме? Әллә җырчы кошлар, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булганнарның якты истәлекләрен, олы рухларын биниһая кадерләп, аларга үзләренең кабатланмас сихри моңнарын багышлап, мәңгелек сакка басканнармы? Әллә бу сандугачлар яу кырыннан кайтмый калганнарның җаннарымы? Ә җырлары исәннәргә, безнең буынга әйтер сүзләреме, өн-авазларымы? Әллә безне – каһарман якташларыбыз эзләреннән меңнәрчә чакрым юллар үтеп, бирегә – Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Үзәк архивка баш күтәрми эшләргә килүчеләрне – шулай үзләренчә сәламлиләрме?..

      Һай, телләрен-уйларын белсәң иде шул җырчы кошларның… Ә инде йокысызлыктан интегүемә килсәк, аның сәбәбе бер – архивта эзләнүләргә багышланган киеренке һәр көн нинди дә булса тетрәндергеч тарихи вакыйгалар, сискәндергеч фактлар белән очраштыра, шул дәһшәтле чорларга өермәдәй-ташкындай бөтереп алып кереп китә, йокы-ялны, ашау-эчүне, бар дөньяны оныттыра… Әйе, дары исе сеңгән, чит-читләрен ялкын өткән, канга манчылган ул документлар җанга һич тә тынгылык бирмиләр. Күпме каһарманнар, үзләренә «икенче гомер» бүләк иткәнне көтеп, архив киштәләрендәге калын томнар аша сүзсез генә безгә карап торалар. Әрнү дә, өмет тә чагыла кебек аларның карашларында… Шушы архивта сакланучы, тарихи дөреслекне раслаучы дистә миллионнарча томнарга кергән гаять мөһим, бәһа биреп бетергесез кадерле ул документларның зур күпчелегенә әле эзләнүчеләрнең-тикшеренүчеләрнең куллары бөтенләй кагылмаган. Әнә шул «айсберг-боз» ны аз гына булса да «эретү»дә – билгесез батырларны барлауда – тыйнак кына үз өлешемне кертү нияте белән чираттагы ялым вакытында, һәр елны диярлек мин бу архивка киләм. Ашкынып-дулкынланып киләм…

      Архив… Иң элек шул искиткеч серле, тылсымлы, хикмәтле «мәгарә»гә беренчеләрдән булып юл күрсәткән, эзтабарлык эшенә рухландырган, ярдәм иткән остазларыбызга һәм рухташларыбызга ихлас рәхмәт сүзләребезне әйтеп, тирән хөрмәтебезне белдереп үтик әле.

      Менә алар: инде вафат булган өлкән буын каләмдәшләребездән Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Әмирхан Еники, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Риза Ишморат, Әхмәт Исхак, Афзал Шамов, Атилла Расих, Зәки Нури, Мөхәммәт Садри, Сафа Сабиров, Нури Арсланов, Мәхмүт Хөсәен, Хатип Госман, Ибраһим Нуруллин, Әбрар Кәримуллин, Хисам Камалов, Мәгъсүм Насыйбуллин, Самат Шакир, Кави Латыйп, Миргазиян Юныс, Гариф Ахунов, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафин, Илсөяр Сөнкишева, Зәки Әхмәтҗанов, Мәрди Рафиков, Фәргать Нуруллин, Әмир Ганиев, Хәмзә Зарипов; эзтабар галимнәребездән Җәмил Гыйльманов, Альберт Айнетдинов, Анатолий Иванов, Дамир Шәрәфетдинов, Чәчкә Заһирова; гомерләрен шушы гаять мөһим-кирәкле эшкә багышлап, хәзер дә Хәтер сагында уяу торучы Россиянең Хәрби-тарихи фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, күренекле галимнәрдән Индус Таһиров, Рафаэль Хәкимов, Габделхан Әхтәмҗан, Мансур Хәкимов, Марат Сәфәров, Марсель Әхмәтҗанов, Искәндәр Гыйләҗев, Рөстәм Гайнетдинов һ. б.; шулай ук талантлы каләм әһелләреннән Мәгъсүм Гәрәев, Шәриф Байгильдин, Мәгърүф Шакиров, Габбас Мөхәммәтшин, Дамир Гарифуллин, Госман Гомәр, Миннәхмәт Кашапов, Лерон Фазлыев, Сөфхәт Надыйров, Нургали Булатов, Әлфия Шамова һ. б. Әлеге мөхтәрәм шәхесләрнең һәркайсы турында иркенләп, олылап сөйләргә була. Ошбу эзтабарларның байтагы безнең кебек сугыштан соң туган буын вәкилләренә дә «архив шаукымы» н гомерлеккә «йоктырдылар».

      Арабыздан бик яшьли киткән ялкын йөрәкле каләмдәшләребездән танылган прозаик һәм шагыйрь Газиз Кашапов-Үзиле, тарих фәннәре кандидаты, публицист Сәмигулла Хәйретдинов, милләтпәрвәр мөхәррирләрдән Мәхтүм Мостафин, Мөхәррәм Каюмов, хәрби журналист Рафис Мөгыйнов та бу өлкәдә бик нәтиҗәле эшләделәр. Каһарманнарыбызны эзләүдә һәм күп томлы «Хәтер китабы» н чыгарудагы киң колачлы эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булып, хәзерге вакытта Казан Кремлендәге «Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы» на җитәкчелек итүче Михаил Черепанов, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова, биредә теркәлгән «Сугыш чоры балалары» ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаэль Сальмушев турында да бары тик җылы сүзләр генә әйтәсебез килә.

      Тынгысыз җанлы әдипләребездән Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Айдар Хәлим, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Марат Әмирханов, Әнәс Хәсәнов, Ягъсуф Шәфыйков, Рәфыйк Шәрәфиев, Рәфикъ Юныс, Фәтхулла Абдуллин, Рашат Низамиев, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Рафаил Газиз һ. б.; фидакяр эзтабарлардан Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Әхәт Садриев, Татарстан Фәннәр академиясенә караган Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү