Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

Ватан сугышы һәм Ерак Көнчыгышта Япониянең кораллы көчләрен, Квантун армиясен тар-мар итү өчен барган көрәш (1945 елның 9 августы – 2 сентябре) безнең ил өчен аеруча җитди сынау чоры була. Дошманны җиңү хакына күпмилләтле бердәм халкыбыз ким дигәндә егерме җиде миллион кешесен корбан итә…

      Алтын Йолдыз кавалеры Гафият Нигъмәтуллинга Мәскәү Кремлендә М. И. Калнин илебезнең иң югры бүләген тапшыра

      Дөресен генә әйткәндә, бу өлкәдә серлелек пәрдәсе тулысынча ачылмаган әле. И. В. Сталин 1946 елда, мәсәлән, «Правда» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында: «…немецлар белән сугыш вакытында, оккупация чорында һәм немец каторгасында Советлар Союзы үзенең җиде миллион кешесен югалтты», – дип белдерә. Н. С. Хрущев исә 1961 елда Швеция премьер-министры Т. Эрландерга җибәргән хатында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булучыларның санын егерме миллион итеп күрсәтә. 1990 елда – М. С. Горбачёв җитәкчелек иткән чорда – бу сан егерме җиде миллионга җитте.

      Чит ил тикшеренүчеләренең әлеге мәсьәләгә карата үз карашлары бар. Америкалы социолог Н. Тимашевның 1948 елда ук игълан ителгән белдерүеннән күренгәнчә, СССР әлеге сугыш вакытында утыз җиде миллион ярым кешесен югалткан булып чыга (кара: «Родина» журналы, 1991, № 6–7, 139 б.). Ә инде Мәскәүгә килеп, бу мәсьәләне утыз ел буе өйрәнгән Англия галиме Ж. Эриксон: «…Икенче бөтендөнья сугышы Советлар Берлегенең кырык тугыз миллион кешесен алып китте», – дип белдерә. Газиз ватаннарыннан куганда үтерелгән һәм төрмәләрдә, ГУЛАГ зинданнарында миллионлап кырылганнар саны бу исәпкә керми…

      Биредә тагын «Икенче бөтендөнья сугышында күпме татар һәлак булган?» дигән урынлы-мөһим сорау да туарга мөмкин.

      Заманында фашистлар «тырнагы» на эләгеп, әсирлекнең бөтен газапларын татыган һәм соңыннан, концлагерьдан качып, үзебезнекеләргә килеп кушылган туры-гадел сүзле солдат-әдип-рәссам Нәби ага Дәүли (1910–1989) бу хакта болай дигән иде: «Өч татарның икесе үлде. Ул чакта татар дүрт миллион ярым исәпләнә иде, кимендә ике миллион татар кырылды…»

      Шул уңайдан «Мәдәни җомга» газетасы үз фикерен әйтә: «Ләкин Нәби ага ялгыша кебек, – ди ул. – Сугышка кадәр татар кимендә ун миллион булган дигән фикер көннән-көн ныгый бара. Һәр татар авылы уртасындагы дүрт кырлы ташка уелган дүртәр-бишәр йөз кеше исемлегеннән чамалап, Урал, Себер, Урта Азия, Кырым, Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән китеп һәлак булганнарның саны биш миллионлап булырга мөмкин. Ягъни татар ирләренең җитмеш-сиксән проценты һәлак булган дигән сүз бу!..»

      Әйе, сугышта үлгәннәрнең саны һаман да төгәл билгеле түгел әле. Ул каһарманнарның байтагы, үзләренең җәсәдләрен җир куенына иңдергәнне көтеп, дистәләрчә еллар дәвамында һаман ачык һавада, җил-яңгыр, кар-буран астында ята бирә. Шул уңайдан «Аргументы и факты» газетасы 2002 елда чыккан 18–19 нчы саннарында «Почему не ищем останки?..» дигән үтә гыйбрәтле мәкалә бастырды. Шул язманы биредә бернинди кыскартуларсыз китереп үтәбез: «Почему до сих пор тысячи останков солдат времён Великой Отечественной