Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

адресына түбәндәге юлларны язган: «…Иптәш Зиннәтуллин Ә. З. 1945 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәрге чор эчендә Одер елгасын кичү өчен барган сугышларда зур тәвәккәллек, фидакярлек үрнәкләре күрсәтте. Сугыш хәрәкәтләрен кыю һәм оста җәелдереп, сугышчыларның баткак сазлык киртәләрен дә уңышлы үтүләренә зур ярдәм итте.

      Дошманның өермәдәй ут ачуына карамастан, капитан Зиннәтуллин үзенең шәхси кыюлыгы, батырлыгы белән сугышчыларны ярсулы һөҗүмгә рухландырды. Ул, үзенең тормышы белән исәпләшеп тормыйча, сугышның иң авыр участокларында булды – яудашларын һәм матчастьны көймәләргә төяп, елга аша кичүне өзлексез дәвам итте, шул җәһәттән сугышчылары белән дошман өстенә арысландай ташланды. Каршыдагы торак пункт урамнарына бәреп кереп, ул анда, гитлерчыларның гаять көчле каршылык күрсәтүләренә дә карамастан, сугыш хәрәкәтләрен оста җәелдерде һәм тиз арада әлеге пунктны кулга төшерде.

      Иптәш Зиннәтуллин үзенең укчылары белән әлеге сугышлар барышында иң алгы сафта булды. Рота сугышчылары, үз командирларының шәхси батырлыгы, тәвәккәллеге белән рухланып, «Ура!» кычкырып, дошманга каршы икеләтә энергия белән сугышты һәм аны тулысынча тар-мар итте.

      Әлеге сугышлар барышында иптәш Зиннәтуллин командалык иткән рота 110 (йөз ун!) фашистны юк итте, станоклы 4 пулемётны һәм танкка каршы ата торган 1 пушканы сафтан чыгарды.

      Яу кырында күрсәткән тиңдәшсез зур батырлыгы һәм кыюлыгы өчен коммунист капитан Зиннәтуллин Ә. З. хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек». (33 ф., 686196 тасв., 6712 эш, 135 б.)

      Инде белүебезчә, якташыбыз Әсгать абый, Одер елгасын кичкәндә күрсәткән шушы батырлыклары өчен, 65 нче армия Хәрби советы карары нигезендә Александр Невский ордены белән бүләкләнә…

      Архивтан кайткач та, халык әйтмешли, «тимерне кызуында сугарга теләп», кичекмәстән әлеге мөхтәрәм ветеран белән элемтәгә кердем, аннары ул яшәгән авылга да барып чыктым. Шөкер, Җиңү таңы атканнан соң да йөзенә кызыллык китермәгән Әсгать абый. Башта ул мәктәптә укучыларга физик тәрбия һәм хәрби күнекмәләр бирү белән шөгыльләнгән. Тора-бара «корыч айгыр» ны иярләгән, «кыр корабы» нда туган ягының иген диңгезләрен иңләгән. Тырышып эшләгәч, данлы исеме телдән төшмәгән. Өстәвенә Әсгать Зиннәтулла улы шактый вакыт хуҗалыкның партоешма секретаре вазифасын да башкарган. Туры сүзле, гадел булганы өчен яратканнар аны якташлары.

      Гаиләсе дә күпләргә үрнәк Әсгать абыйның. Бар яктан да уңган хәләл җефете – заманында укытучы, лаеклы ялга киткәнче ун ел чамасы Носы авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Фәрбизә Заһидулла кызы белән алар дүрт балага – Гөлнур белән Алнурга, Ильянур белән Маратка яшәү бәхетен бүләк иткәннәр. Кыз-уллары да, тормыш дигән көрәш мәйданында сынатмыйча, өлкән Зиннәтуллиннар кебек, Арча төбәгенең һәм Татарстаныбызның мактанычы-горурлыгы булып әверелгәннәр!.. (Шул хакта ассызыклап әйтеп, 1988 елның 15 мартында «Социалистик Татарстан» газетасында күләмле язма да бастырдым. – Ш. М.)

      Гәрчә Советлар