Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

елдан алып Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәрге чорда йөзләрчә кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Араларында Татарстан Республикасында туып үскән төрле милләт вәкилләре, шул исәптән 9 татар да бар (кара: «Герои Советского Союза», М., «Воениздат», 1984, 28 б.). Хәзер кайбер якташларыбыз белән якыннанрак танышып үтик әле.

      Чирмешән районында туып үскән мордва егете Павел Алексеевич Цаплинны (1906–1937) тирән ихтирам хисләре белән иң беренче итеп телгә алырга кирәктер.

      …1936 елның 16 июлендә Испаниядә монархистик фашистлар фетнәсе башлана. Генерал Франко гаскәрләренә ярдәмгә итальян һәм немец фашистлары ашыга. Алар Испаниягә бихисап корал, хәрби кирәк-яраклар һәм тулы әзерлектәге хәрби частьларын җибәрәләр.

      Моңа җавап итеп, бөтен дөньяда Испания патриотларына карата теләктәшлек хисе үсә бара. Әлеге республиканы саклау, кара көчләргә каршы тору өчен күп кенә илләрдән иреклеләр (доброволецлар) отрядлары килә. Совет иреклеләреннән дә 2065 кеше туплана, шуларның 351 е танкист була.

      Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Павел Алексеевич Цаплин

      Капитан Цаплин, 1936 елгы Октябрь парадында (7 ноябрь) катнашканнан соң, Кызыл мәйданнан ук үз теләге белән Испаниягә китә. 20 ноябрьдән инде ул танк ротасы командиры сыйфатында Мадридны саклаучылар белән бергә фетнәчеләргә каршы сугыша. Шул чорда яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен, кыю офицер СССР Үзәк башкарма комитетының 1937 елгы 2 гыйнвар Карары нигезендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

      1937 елның 13 февралендә франкочы гаскәрләрнең һөҗүмнәре туктатыла. Республикачылар үзләре контрһөҗүмгә күчә. Капитан Цаплинның танклары, тимер ташкын булып, дошман өстенә ыргыла. Җиңү арты җиңү яулаган мизгелләрнең берсендә көтмәгәндә генә рота командирының куәтле корыч машинасына снаряд килеп тия. Цаплин авыр яралана, әмма рота белән җитәкчелек итүне дәвам иттерә. Аның экипажы соңгы снаряд, соңгы патрон беткәнче сугыша. Аннары капитан танкны, дошман кулына калдырмас өчен, үзе шартлата һәм частена әйләнеп кайта… Ләкин яралары аңа озак яшәргә мөмкинлек бирми. Берничә көннән П. А. Цаплинның җәсәден, хәрбиләрчә зур хөрмәт күрсәтеп, Испаниянең Арчен шәһәре каберлегенә җирлиләр…

      Интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән зур каһарманлыгы өчен, СССР Үзәк башкарма комитетының 1937 елгы 27 июнь Карары нигезендә Мордва Афонькасы авылы егете Павел Алексеевич Цаплинга Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Республикабызда иң беренче булып!..

      Сүз уңаенда шунысын да әйтик: Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез дә сынатмый. Нәсел тамырлары белән республикабызның Биектау төбәгендәге Ямаширмә авылыннан булган, Донбасста туган Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинны (1914–1947) гына алыйк. Ул 1938 елның җәендә, Приморье краеның Хасан күле янында, япон самурайларына каршы көрәштә үзенең исемен мәңгелек данга күмә.

      …29 июльдә Япониянең Квантун армиясе гаскәриләре, чикне бозып, Заозёрная һәм Безымянная биеклекләре