Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып 79 нчы укчы корпус байрагын менгезеп кадаган татар егете, өлкән сержант Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов (1921–1953) турында да сәхифә бирелә. Үзәк архивта эшләгәндә өлкән эзтабар әдибебез Шамил ага Рәкыйпов тапкан каһарманыбыз ул! Хәер, бу тынгысыз язучы, искитмәле тарихи-документаль әсәрләр тудырып, берүзе генә дә дистәләрчә батырларыбызга икенче гомер – мәңгелек яшәү бүләк итте. Аның каһарманнары арасында Алтын йолдызлы очучы кызларыбыз Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова, Ольга (Ләйлә) Александровна Санфирова, легендар партизан Иван Константинович Кабушкин, татарлардан иң беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин, күренекле хәрби эшлекле, генерал-полковник Василий Николаевич Гордов, Бүләкләү кәгазендәге бер хәрефнең дөрес язылмавы аркасында үзенең Герой икәнлеген дә белмичә үлеп киткән Хәсән Заман улы Заманов, ил күләмендә Николай Сергеевич Орлов буларак билгеле татар егете Гатаулла Мирзаһит улы Минаев һ. б. бар…

      Әйе, архивтагы эзләнүләр көтелмәгән ачышлар ясарга да этәрә. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташларыбыз, милләттәшләребез бермә-бер күбрәк булган икән безнең. Архивта моңарчы тикшеренүчеләрнең куллары кагылмаган үтә җитди документлар белән танышканда шундый фикергә киләсең. Әйтик, Татарстанның Әлки районы Баллыкүл авылы егете – 3 нче Украина фронтының Николаевск ныгытылган районына караган 10 нчы аерым пулемёт-артиллерия полкының пулемёт расчёты командиры, гвардия сержанты Хафиз Зариф улы Зарипов (1906–1944) – яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә өч мәртәбә (!) лаек дип табыла… Балык Бистәсе районының Югары Казиле авылында туган һәм Бөек Ватан сугышы чорында 9 нчы механикалаштырылган корпусның 69 нчы бригадасына караган 53 нче танк полкында рота командиры булган легендар капитан – фашистларның хәрби техникасын һәм җанлы көчләрен күпләп юк иткән Пётр Иванович Савинов та ике мәртәбә Герой исеменә тәкъдим ителә…

      Ут күршебез Башкортстанның Дәүләкән районындагы Мерәс авылында туган милләттәшебез Әсгать Әхмәтхәниф улы Вафин (1924–1945) белән дә шундыйрак хәл була. 5 нче армиянең 159 нчы Витебск укчы дивизиясенең 597 нче артиллерия полкында башта корректировщик (дошман өненә кереп, безнең сугышчыларның утын тиешле урынга юнәлтеп торучы), аннары разведка командиры булып хезмәт иткән әлеге каһарманны Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табып, аңа шулай ук ике мәртәбә Бүләкләү кәгазе (Наградной лист) тутыралар… Әмма аларның фидакярлеге, ни кызганыч, тиешенчә бәяләнми…

      Шундый ук сүзләрне Казаннан яу кырына китүчеләрдән гвардияче танк батальоны капитаны Тәлгать Ислам улы Шәрәфетдиновка, эскадрилья командиры Борис Максимович Бугарчевка, һава-десант дивизиясе сержанты Андрей Алексеевич Зайцевка, Чистайдан сапёрлар ротасы командиры, гвардияче өлкән лейтенант Константин Петрович Павловка, Биектау районыннан медицина хезмәте старшинасы, санинструктор Әнвәр Галләм улы Галләмовка,