Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

бу юлларның авторы – биредәге «Агыйдел» иҗат берләшмәсендәге дусларыбыз чакыруы буенча махсус килгән идек. Зөлфәтнең югарыда телгә алынган шигыре озакка сузылган көчле алкышлар белән каршы алынды. Аңардан соң чыгыш ясаган Башкортстанның халык шагыйре, еллар үткәч, «Татар теле» дигән атаклы шигыре өчен Татарстан Язучылар берлегенең абруйлы Г. Исхакый премиясенә лаек булачак Наҗар ага Нәҗми, Зөлфәтнең әлеге тезмә әсәренә аеруча зур бәя биреп, залдагыларны кабат аякка бастырып, сүз кодрәтенең тылсымын белүче трибун иҗатташыбызны тагын бер мәртәбә кайнар котлаткан иде. – Ш. М.)

* * *

      …Инде каһарманнарыбызга яңадан әйләнеп кайтсак, алар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы-мактанычы. Еллар үткән саен, шундый батырларның фидакярлеге белән кызыксыну үсә-көчәя бара…

      Сугыш елларында ук инде республикабызның танылган язучылары, журналистлары һәм галимнәре батырлар турында материаллар туплый башлыйлар, алар турында «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында, «Совет әдәбияты» журналында әдәби-публицистик язмалар бастыралар. Татарстан дәүләт нәшриятында (Татгосиздат) аерым җыентыклар булып та дөнья күрә ул әсәрләр. Төрле фронтларда татар телендә нәшер ителүче газеталарның хәрби хәбәрчеләре дә бу өлкәдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр – каһарманнарыбыз турында йөзләгән очерк-зарисовкалар иҗат итәләр…

      Соңыннан, шуларга нигезләнеп, сугыштан соң – 1945–1946 елларда – татар һәм рус телләрендә беренче тапкыр «Батырлар китабы» («Книга Героев») дөнья күрә. Аны чыгаруда күренекле язучы Кави Нәҗми башлап йөри – төзүче-мөхәррире дә, кереш сүз авторы да үзе була. Алсу тышлыгына Алтын йолдыз медале, лавр яфраклары, милли бизәкләр төшерелгән, батырларның рәсемнәре урнаштырылган һәм чорына күрә яхшы итеп бизәлгән әлеге китап (рәссамы – Байназар Альменов) ун мең данәдә басыла. 224 битле 1 нче томга 56 Герой турында очерклар тупланып бирелә. Аларның авторлары арасында без Габдрахман Әпсәләмов, Гариф Галиев, Габдулла Гомәрев, Мәрьям Дибаева, Әхмәт Ерикәй, Бруно Зернит, Риза Ишморат, Газиз Иделле, Гази Кашшаф, Мәхмүд Максуд, Шәрәф Мөдәррис, Гамир Насрый, Мөхәммәт Садри, Гали Хуҗиев, Мәхмүт Хөсәен, Әхмәт Юныс кебек күренекле каләмдәшләребезне күрәбез.

      «Батырлар китабы» ның тагын да күләмлерәк 2 нче томы да әзерләнгән була. Ләкин ул билгесез сәбәпләр аркасында үз укучысы кулына барып ирешми…

      Әмма батырлар турындагы чын хакыйкать кар астындагы кайнар чишмә кебек барыбер үз юлын таба. 1963 елда Татарстан китап нәшриятында тарихчы эзтабар Л. И. Ханинның рус телендә «Герои Советского Союза – сыны Татарии» дигән калын гына китабы басылып чыга. 167 Герой турындагы очерк-зарисовкаларын туплап бирә ул биредә. 1966 елда әлеге китапның татарча басмасы да дөнья күрә – бу юлы инде каһарманнарның саны 171 кешегә җиткерелә.

      1982, 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты батыр якташларыбыздан 211 кеше турында рус телендә «Герои Советского Союза – наши земляки» дигән өчтомлыкны укучылар игътибарына тәкъдим итә. 1990 елда исә әлеге томнар, татар теленә тәрҗемә ителеп, «Советлар Союзы Геройлары