Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

ачышлары өчен моннан унбиш ел элек – 2003 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булган «Ватан» («Отечество») иҗтимагый яшьләр оешмасында фидакярләрчә эшләүче кызлар, егетләр бихисап. Чирек гасыр дәвамында инде алар остазлары Александр Юрьевич Коноплёв җитәкчелегендә меңнәрчә шәһит җаннарны барлап, каһарманнарыбызга мәңгелек яшәү бүләк иттеләр. Димәк, буыннар шәҗәрәсе, хәтер дисбесе өзелми! Батырлык елъязмачылары, үткән тарихи чорның гаҗәеп сәхифәләрен ачып, Ватан-ана сакчыларының сафларын көчле рухлы яңа шәхесләр белән тагын да тулыландыра төшәрләр әле… Моңа мин тирәнтен ышанам!..

* * *

      …Календарьда инде июнь ае. Архивта май аенда башлаган эзләнүләремне һаман да дәвам иттерәм. Бүген дә иртә таңнан уяндым. Сандугачларның берөзлексез сайраулары җанымның иң нечкә кылларына чиертеп-чиертеп үтә. Өстәвенә ае да нинди бит әле аның! Моннан дистәләрчә еллар элек дәһшәтле кан коеш башланган ай… Әнә шул хакта уйланганда күңелемнән ургылып шигъри ташкын бәреп чыга:

      Июнь. Иртәнге дүрт… Уяттылар моңнар:

      Өздереп лә кошлар сайраша!

      Берсен берсе уздырырга теләп,

      Концерт бирә – хикмәт тамаша!

      …Ә бит моннан бик күп еллар элек

      Башланып ла киткән зур сугыш!

      Һәлак булган күпме илдәшләрем:

      «Синең өчен, Ватан һәм Тормыш!»

      Шәһит җаннар гомерләре белән

      Якынайтты якты көннәрне…

      Өздерепләр лә кошлар сайраганда

      Исән җаннар ничек түзәдер?!

      Ә ул кошлар – моңсар сандугачлар —

      Үлгәннәрнең җанлы авазы…

      Бу дөньяда һаман сугыш бара,

      Кайчан булыр икән азагы?!

         Нәкъ шул хакта сиздерәләр кошлар, —

         Аларга да тынычлык кирәк!

         Илләр имин яшәгәндә генә

         Үз ритмында тибә һәр йөрәк!..

      …Иртәнге дүрт. Һич тә йоклый алмыйм, —

      Шәһит җаннар мине уята:

      «Торыгыз, тор! Әле дә сугыш бара

      Бу җиһанда һәрбер тарафта…»

      Тыныч яшәүләргә ни җитә соң?! —

      Шуны аңламыйлар һаман да…

      Өздерепләр сандугачлар сайрый:

      «Кайчан килер тыныч замана?!

      Безгә бала үстерергә кирәк, —

      Без дә кешеләргә тиңдәшләр!

      Дәвамчылар калмый икән Җирдә,

      Яшәүдән ни мәгънә, илдәшләр?!»

      Кушылам мин дә сезнең җырыгызга, —

      Теләгегез изге, якындыр!..

      …Мәйданнарда һаман утлар яна, —

      Шәһитләр авазы – ялкындыр!

      Чакыра ул безне онытмаска

      Яу кырында ятып калганны!

      Алар – күпләр… Сандугачлар сайрый:

      «Замандашлар безне аңлармы?!»

      Үз телләре белән аңлатканга,

      Рәхмәтем зур җырчы кошларга!

      Алар җыры балачактан таныш,

      Шуңа кошлар якын дуслар да!..

      Беренче бүлек

      Алар – үлемсезләр