Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

ветераны булган Ибраһим бабам белән Хәбибҗамал әбием яшәде. Куе урман эчендә, яшел чирәмле тау битендәге түгәрәк аланлыкка урнашкан әлеге «оҗмах оясы» на без – аларның нәкъ бер дистә оныклары – өч чакрым ераклыктагы Арташ авылыннан еш менеп йөри идек. Бабай белән әбигә кышлык утын-печән әзерләүдә, бакча эшләрендә, су китерүдә, мал-туар карауда кулыбыздан-көчебездән килгәнчә, теләп-яратып булыша идек. Өлкәннәрнең май кояшыдай балкыган рәхмәтле якты карашларын, кыстый-кыстый тәмләп чәй эчертүләрен һич тә онытасыбыз юк.

      Бабам белән әбием әлеге төбәкнең бик хөрмәтле кешеләре иде. Гомерләре буе (аларның беренчесе – 90 яшькә, икенчесе 85 яшькә кадәр яшәде), күпләрне сокландырып, тату-матур тордылар. Тик бәхетләре тулы-түгәрәк булсын өчен бернәрсә җитми иде аларга. Ул да булса – бердәнбер уллары Миңнегаянның сугыштан әйләнеп кайтмавы. Һәр көнне бабам белән әбием, яу кырыннан җибәргән беренче һәм соңгы фоторәсеменә карап, уллары белән исән кешедәй сөйләшәләр, күңелләрендәге шатлыкларын да, борчуларын да уртаклашалар иде.

      Аларның үз тормышлары белән икесе ике җирдә яшәүче кызлары – әниебез Гөлзәйнәп, апабыз Мәгъшия дә – очрашканда, бертуганнары Миңнегаян абыйны чиксез сагынып-юксынып еш телгә алалар, аның турында сөйләгәндә яулык читләре белән яшьле күзләрен еш-еш сөртәләр иде. Шуңа күрәдерме, Ватан-ана сакчысы булган Миңнегаян абыебызның якты истәлеге балачактан ук безнең күңелләргә тирән уелып калды. Без аны әкиятләрдә сөйләнелә торган өч башлы аждаһаны җиңгән пәһлеван батыр итеп күзаллый идек, аның белән ихлас күңелдән горурлана идек.

      Сөйләүләренә караганда, чыннан да, яшьтән үк батыр йөрәкле, тәвәккәл, үтә булдыклы кеше булган ул безнең Миңнегаян абый. Туган ягында күмәк хуҗалыкта, беренче бишьеллыкларның удар төзелешләрендә тырышып эшләгән, мактаулы исеме телдән төшмәгән.

      1941 елның мартыннан ул Кызыл армия сафларында хезмәт итә башлый. Фашист илбасарларның безнең илгә каршы сугыш башлаулары хакында да шунда ишетә.

      Миңнегаян абый танкка каршы ата торган артиллерия полкы составында Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан озын юл үтә, рядовойдан орудие командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. «Дошманны эзәрлекләп, көне-төне алга барабыз, хәзер дошманны үз җирләрендә тукмыйбыз инде, тиздән туган нигезгә кайтыр вакытлар да җитә – көтегез!» – дип яза Миңнегаян абый 1945 елның гыйнварында бабайларга җибәргән хатында. Әмма аңа бәхетле Җиңү көннәрен күрергә насыйп булмаган икән – сугыш бетәргә берничә ай калганда гына аннан хатлар килү өзелә. Озак та үтми, ул хезмәт иткән частьтан бабайлар йортына «Сезнең улыгыз – гвардия өлкән сержанты Гаян Ибраһимов социалистик Ватан өчен көрәштә, хәрби антына соңгы сулышынача тугры булып, батырларча һәлак булды» дигән хәбәр килеп төшә…

      Ышанмыйлар карт белән карчык улларының үлгәнлегенә. Җиңү таңы атып, кайтасы фронтовиклар кайтып беткәч тә, бабай белән әби Миңнегаян абыйны көтүдән туктамадылар. Бәлкем, исәндер, кайда да булса тоткарланадыр, дип, һаман могҗиза көтеп яшәделәр. Әнә бит кияүләре – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әхмәтсафа