Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

игелекле, кирәкле эшкә тотынганнар! Сугыштан соң ничәмә-ничә еллар узса да, безнең улыбызны да онытмаганнар! – диде карт солдат, яу кырында каты гарипләнгән уң кулы белән әлеге хикмәтле хатны йомшак кына сыйпап. Аннары ул, фронтовик улының фоторәсеменә карап, аның белән сөйләшә башлады: —…Кырык бишнең кышында үлгән хәбәрең килсә дә, күңел никтер ышанмады, балам! Әле менә хәзер дә бит үзеңә, исән дип белеп, хат язганнар… Их, белергә иде синең язмышыңны, кайларда гына югалдың икән?!

      Бабамның шулай өзгәләнүе, әбиемнең әрнүле, сурәтләп биргесез моңлы карашы әле хәзер дә бик ачык булып күз алдымда тора, сүзләре исә, набат булып, колагымда кабат-кабат чыңлый…

      Гомерләре буе сугышны ләгънәтләп һәм улларын көтеп (әлеге хат күңелләрендәге өмет утын тагын да көчлерәк дөрләтеп кенә җибәрде) яшәделәр өлкәннәр. Әмма изге теләкләренә барыбер ирешә алмадылар, уллары белән кавышу шатлыгын татый алмыйча, бер-бер артлы җир куенына керделәр. Бабамның үләр алдыннан әйткән сүзләре шул булды:

      – …Тәки кайталмады улыбыз, вакыт табып, Миңнегаян абыеңның язмышы белән дә кызыксын әле, олан!

      Ил агасының – яраткан бабам Ибраһим Ситдыйк улының гозерләп әйткән васыятен үтәдем. Каһарман якташлар эзеннән Саклану министрлыгының Үзәк архивында кат-кат булуым чорында гвардияче Миңнегаян Ибраһимовның да сугышчан юлы белән җентекләп таныштым.

      …16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 289 нчы артиллерия полкы составында дошманга каршы көрәшеп, Мәскәү янындагы сугышларда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә Миңнегаян абый. Архив документларыннан күренгәнчә, 1941 елның 25 октябрендә алар полкы оборона тоткан мәйданга – Спасс-Рюховское һәм Ивлево авылларына таба дошманның сиксәннән артык танкы, дүрт дистәгә якын бомбардировщигы һәм ике батальон күләмендәге пехотасы һөҗүм итә. Көчләр тигез булмаса да, безнең артиллеристлар каушап-калтырап калмыйлар. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән кискен көрәш вакытында дошманның илле тугыз танкын, биш самолётын һәм бер батальон пехотасын юк итәләр. Нәтиҗәдә фашистлар чигенергә мәҗбүр булалар. Шушы гаять авыр шартларда Миңнегаян абый хезмәт иткән орудие расчёты да, төз атып, дошманның алты танкын яндыра.

      «…Пушканы корып торучы иптәш Ибраһимов шушы җитди-кискен көрәштә үзен искиткеч батыр, тәвәккәл, җитез һәм иң кыен вакытта да каушап калмый торган салкын канлы, аек акыллы сугышчы итеп танытты, – диелә 16 нчы армия командующие генерал-лейтенант Рокоссовский, артиллерия генерал-майоры Казаков һәм Хәрби совет әгъзасы Лобачёв кул куйган Бүләкләү кәгазендә. – Ватаныбызның курку белмәс улы Гаян Ибраһимов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүгә тулысынча лаек» (33 ф., 682524 тасв., 239 эш, 505 б.).

      Шулай итеп, абыебыз – кызылармеец Г. Ибраһимов – «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында совет командованиесенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне өчен» Көнбатыш фронт Хәрби советының 1941 елның 5 ноябрендә игълан ителгән 0280 номерлы фәрманы нигезендә беренчеләрдән булып сугышчан бүләккә лаек була. Гаян абый