Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

килгән әлеге каһарман, япон самурайларына каршы фидакярләрчә көрәшеп, «Японияне җиңгән өчен» медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.

      Сугыштан соңгы гомерен Иван Захарович тулысынча урман хуҗалыгына багышлый. Мәскәүдәге урман хуҗалыгы техникумын һәм Йошкар-Оладагы урман хуҗалыгы институтын тәмамлый. Гади мастердан – баш инженерга, аннары «Кама» леспромхозы директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә Иван Захарович. Ул эшләгән елларда леспромхоз коллективы, ил күләмендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Директор исә «Почёт билгесе», Ленин орденнары белән бүләкләнә. Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы И. З. Ивановка 1985 елда «Социалистик Хезмәт Герое» дигән мактаулы исем бирелә…

      Әйе, Галәм – үзенең ай-йолдызлары, халкыбыз исә үзенең батыр уллары һәм кызлары белән матур бит!.. Мамадыш районы җитәкчеләре шуны яхшы аңлап, үткәнне барлап, киләчәккә карап эш итәләр.

* * *

      …Мемориаль комплекстагы тантана барышында мин дә бер шигыремне укыдым. Рәхим-шәфкатьсез дошманга каршы хәлиткеч көрәш мәйданында мәңгелеккә ятып калган албайлыларга, арташлыларга һәм башка каһарман якташларыбызга багышлана ул:

      Кайтмаганнар күпләр

      яу кырыннан,

      Кайтмаганнар,

      Илне саклаганнар,

      Курыкмыйча

      утка атлаганнар,

      Суда батмаганнар кайтмаганнар!

      Кайтмаганнар

      Илне сатмаганнар,

      Күкрәк киереп,

      Аны яклаганнар!

      Шанлы юлда – Мәскәүдән Берлингача,

      Җиңеп атлаганнар

      кайтмаганнар!

      Кайтмаганнар

      уйда сакланалар,

      Җырдай ятланалар

      кайтмаганнар,

      Сандык төпләрендә

      өчпочмаклы хатлар

      Күз карасы кебек

      сакланалар…

      Кайтмаганнар…

      Ә шулай да беркөн

      Туган якка кайтты

      кайтмаганнар!

      Исемнәрен данга төрә-төрә,

      Хәтер яктысыдай

      кайтты алар, —

      Һәйкәл булып басты

      кайтмаганнар!

      …Баш иябез сезгә, каһарманнар!..

      Бертуган Габдрахмановлар

      «Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,

      Батырлар исемен атадым.

      Батырлар утларга керделәр,

      Тик исән булсын, дип, Ватаным!

Разил Вәлиев

      …Юлдашым – Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм хезмәт ветераны Габдерәхим ага Габдрахманов белән Менделеев шәһәрендәге атаклы Революция тавының иң югары түбәсенә күтәрелдек. Биредән тирә-юнь – Рәсәйдә иң борынгылардан саналган химия заводы корпуслары һәм матурланып үсеп килүче яңа шәһәр – уч төбендәгедәй бик ачык күренеп тора. Янәшәдә генә, талчыбыклы ярларына тулышып, Тойма елгасы ага. Ул, кышкы йокыдан уянып, үзенең боз толыбын салырга өлгергән инде. Табигать күзгә күренеп яшәрә, җанлана. Язның шифалы җылы сулышын тоеп, Революция