Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

Большевиклар партиясенең тугрылыклы улы коммунист Насыйров Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк дошманга каршы каһарманнарча көрәшә. Ул фашист илбасарларны Одесса һәм Севастополь янында аяусыз тукмады, Сталинград һәм Бобруйск, Турово һәм Пинск янында юк итте… Березина һәм Припять янында барган көчле сугышлар вакытында коммунист Насыйровның орудие расчёты сугышчылары тарафыннан фашистларның өч урындагы миномёт батареялары, артиллерия батареясы, танк, ике пулемёт ноктасы, ике блиндаж, хәрби йөк төягән өч олау һәм бер ротадан артык пехотачылары юк ителде.

      Пинск янындагы сугыш барышында парторг Насыйров һәлак булды.

      Днепр флотилиясе моряклары! Ватан-анабызны Насыйров кебек яратыгыз! Дошманга каршы Насыйров кебек, үз-үзегезне аямыйча көрәшегез!»

      …1945 елның гыйнвары. Совет гаскәрләре Венгрия башкаласы Будапешт өчен көчле сугышлар алып баралар. Һәр йорт, һәр урам күп корбаннар бәрабәренә яулана. 180 нче укчы дивизиянең 42 нче укчы полкы сугышчыларына шәһәр читендәге Читарка бистәсен кулга төшерү бурычы куела. Ә бу бик җиңелдән түгел. Бистәгә керү юлында фашистлар тарафыннан көчле крепостька әверелдерелгән ике катлы йорт тора. Баш күтәрер хәл юк – гитлерчылар үлем укларын берөзлексез сибеп торалар.

      Стратегик яктан гаять әһәмиятле әлеге йортны кичекмәстән алу өчен ашыгыч рәвештә штурм отряды оештырылып, аның составына рота парторгы, сержант А. П. Исаевның автоматчылар отделениесе дә кертелә.

      Ниһаять, штурм! Сугышчылар алга ыргылуга, әлеге йортның подвалындагы пулемёт телгә килә, өске каттан исә автоматлардан ата башлыйлар. Пулемётны юк итәргә җибәрелгән ике сугышчының берсе шундук үтерелә, икенчесе авыр яралана. Шулчак парторг Исаев бу мөһим эшкә үзе алына. Подвалга таба бер-бер артлы гранаталар оча. Әмма Исаев үзе дә нык кына яралана. Көчле шартлаулардан соң фашистлар, кабат аңнарына килеп, тагын пулемёттан ярсып ата башлыйлар. Шулчак коммунист Исаев, актык көчен җыеп, бөтен буена торып баса һәм, алга таба ыргылып, имәндәй таза гәүдәсе белән дошманның ут ноктасын томалый…

      Штурм отряды, шундук крепость-йортка бәреп кереп, гитлерчыларны тулысынча юк итә. Бистәгә юл ачыла… Рус халкының легендар улы Алексей Петрович Исаевка исә шушы фидакярлеге өчен 1945 елның 28 апрелендә «Советлар Союзы Герое» дигән югары исем бирелә. Аның батырлыгын мәңгеләштереп, туган авылы Малая (Югары Ослан районы) хәзер Исаево дип атала. Казан урамнарының берсе шулай ук парторг Исаев исемен йөртә.

      «Сугыш чоры парторглары» дигән китаптан күренгәнчә, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган парторгларның яртысына бу исем үлгәннән соң бирелә.

* * *

      Без яу кырында һәлак булган политруклар, парторглар турында сөйләдек. Әмма алар арасында мең дә бер мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашып та исән калганнары, дошманны үз өнендә тар-мар итеп, Берлин урамнары аша җиңүчеләр булып атлаганнары да бар. Мари халкының каһарман улы – Кукмара районының Иске Кенә авылында яшәүче коммунист капитан Сәет Сәгыйтович Сәгыйтов –