Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

да янәшә торганлыктан, бик тиз уртак тел таптылар алар. Комсостав өчен билгеләнгән унике кешелек палатада ятучылар арасында иң авыр яралысы К. Зәйниев булганлыктан (сугышчыларны атакага күтәргәндә фашист ядрәләре Кашаф абыйның юан һәм нечкә эчәкләрен җиде җирдән тишкән, терсәген дә авыр яралаган иде), аның турында кайгыртуны өлкәнрәк яшьтәге Павлов бик теләп үз өстенә алды. Немец снаряды кыйпылчыгы бөерен нык кына зарарласа да, әлеге сержант күңел төшенкелегенә бирелмәде, һәрчак терелүгә өмет белән яшәде, палатадагы микроклиматка да сизелерлек уңай йогынты ясады. Кашаф Зәйнетдин улы торып йөри алмаганлыктан, Александр Александрович аңа һәртөрле ризыкны үзе ташып ашатты, эчертте. Мәһабәт таза гәүдәле рус Павлов белән җыйнак, чандыр буйлы татар Зәйниев арасындагы эчкерсез дуслык күпләрдә тирән соклану хисе уятты. Палата врачы Анна Васильевна да еш кына, аларга карап:

      – Сез бигрәк бертуганнар кебек инде! – дия торган иде. – Шәт, болай булса, госпитальдән терелеп чыккач та бер-берегездән аерыла алмассыз әле!

      Дөрес сиземләгән икән доктор. 1942 елның соңгы өч аен госпитальдә бергә уздырган якын дуслар, медицина комиссиясе тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз дип табылгач, ныклы бер карарга килеп, Кашаф абыйның туган ягына – Кукмарага юл тоттылар.

      – Ленинград әле дошман камалышында, туры безгә – Татарстанга кайтабыз! – диде К. Зәйниев, дустына икеләнеп торырга урын калдырмыйча. – Аннары бит врачлар сиңа «яңа сауган сөт эчеп дәваланырга кирәк» дигән киңәш тә бирделәр. Сыерыбыз бар, туган ягыбызның һавасы да бик шәп – сулап туймаслык!

      Кайтасыларын алдан ук хәбәр иткәнлектән, аларны Кашаф абыйның энесе Гыйлемхан тимер юл станциясендә җигүле ат белән көтеп тора иде инде. Ул култык таяклы ике фронтовикны, сабый балалардай кадерләп, толыпларга төреп, хуш исле печән җәелгән чанага утыртты да атын авыл юлына таба борды…

* * *

      Түбән Өскебашка якынайган саен, Кашаф абыйның йөрәге читлегеннән чыгардай булып, ярсып тибәргә тотынды. Күңелгә бик якын, кадерле шул туып үскән яклар! Сагынылган! Бу кырлар, бу үзәннәр аның яшьлек эзләрен үзләрендә саклый. Кашаф, чананың кышкы юлда дәртле көй чыгарып чыжылдавын тыңлый-тыңлый, үзе дә сизмәстән, хатирәләргә бирелде.

      …Авылның иң беренче комсомолецларыннан иде ул. Партячейка секретаре Шәрип Вәлиевнең уң кулы саналган Кашаф авылда сыйнфый дошманга, наданлыкка каршы оештырылган көрәштә башлап йөрүчеләрнең берсе иде. Ялкынлы агитатор буларак, колхозлашу хәрәкәтендә дә бик актив катнашты егет. Туры сүзле, батыр йөрәкле комсомолецка төрлесен күрергә туры килде ул хәтәр заманнарда. Кулак калдыклары тарафыннан янау-өркетүләр дә еш булды. Бакудан килгән татар эшчесе – егермебишмеңче Нургали Садыйков белән Ятмас Дусай авылында күмәк хуҗалык оештырганда, мәсәлән, кулаклар коткысына бирелгән кайбер адәмнәр аларны чак кына үтереп ташламадылар. Әмма, аңа карап, алларына куйган изге максатларыннан чигенмәде алар.

      Тора-бара Кашаф, Мамадыш педучилищесын, аннары пединститутны тәмамлап, Ятмас Дусай, Березняк, Төркәш, Түбән Арбаш, Алгай мәктәпләрендә укытты, директор вазифасын башкарды.