Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

хат яздым. Бәйрәм көннәрен туганнардан, иптәшләрдән еракта үткәрү ямансу икән. Бүген хатларыгызны алгач, кәеф-хәтерләр бөтенләй күтәрелеп китте. Ильяс, электрны чын-чынлап эксплуатировать итегез, электр миче табып, чәй кайнатыгыз, аш пешерегез. Инде утын яки ташкүмер дә рәтли алсагыз, кышны дөбер-шатыр иттереп чыгар идегез… Татарлардан батальонда үзем генә. Ротабызда ойрот егете бар (алтайлылар, казахка якын халык). Кичә аның белән җырлашып утырдык.

      Мин кайгылы, мин кайгылы,

      Мин кайгылы булганмын.

      Әнкәемнең иң кайгылы

      Көннәрендә туганмын.

      Үзем җырлыйм, үзем җылыйм,

      Үзем гөлчәчәк өзәм,

      Хәсрәт күлләрендә йөзәм,

      Яшьлегем белән түзәм.

      Самавырларны кайната

      Ак каен күмерләре,

      Гөлгә кунган тузан кебек

      Яшь егет гомерләре.

      Уфтанма, күңел, уфтанма,

      Уфтанган, димәсеннәр.

      Уфтаныр көннәргә калган

      Бу егет, димәсеннәр.

      Ярның аргы яккаена

      Дошман таяк ташлаган,

      Без бәхетсезләргә каршы

      Герман сугыш башлаган.

      Алдылар, бәгырьләрем,

      Калдыгыз, бәгырьләрем…

      Герман границасында

      Калмасын каберләрем!

      Герман границасында

      Ташлык түгел, гел таулык…

      Исән булсак, бер кайтырбыз,

      Кирәк исәнлек-саулык!..

      Шулай бит, әни, язган булса, бер кайтып, шау-гөр килеп яшәрбез әле. Сиңа, әни, туганнарга саулык кына бирсен Ходай! Әни, син дә тегү машинаң төбендә, мине сагынганда, шул җырларны җырла. Балавыз гына сыкма. Күзләрең болай да кара бит. Чынлап әйтәм, минем өчен аз гына да борчылма, кайгырма. Хәлләрем әйбәт әле минем. Өс-баш бөтен, тамак тук. Мәрьям, син авырып йөрисең икән. Бирешмә!

      Инде үз хәлләремә килгәндә, мин моңарчы отделение командиры булып тордым. Хәзер мине командирлыктан төшерделәр. Әни, син яшьләргә каты булма, дип язган идең. Менә шул каты булмавым өчен төшерделәр. Ярар, бу зур мәсьәлә түгел. Моңарчы да курсант идем, хәзер дә. Укып бетерә алсак, лейтенант булырбыз барыбыз да. Менә шул үзем турында. Ашау-эчүне сорыйсыз. Иртән – 300 г икмәк, 25 г май, шикәр комы, аш, чәй. Көндез – аш (итле йә колбасалы, йә ике селёдка белән бәрәңге), ботка (йә бәрәңгедән, йә кишердән), компот. Кичкә дә җылы аш, чәй. Өс бөтен, әни, тамак тук, бер дә борчылма минем өчен…

      14 ноябрь, 1942 ел.

      …Мине тәбрик итәргә була. Бүген хәрби ант кабул иттек. (Миңа ике кат туры килде, беренчесе – Бийскида.) Хәзер менә Такташны укып утырдым да, сиңа хатны дәвам итәм. Миндә Такташның җыентыгы һәм Г. М.ның «1935»е генә бар (Галимҗан Мөхәмитшин китабы. – И. Ә.). Бу – минем өчен бердәнбер татар дөньясы…

      Англиянең Африкадагы кызу хәрәкәтләре турында укып шатланабыз. Бу икенче фронтның башлануы түгел микән?

      22 ноябрь, 1942 ел.

      Хәерле көн сезгә, кадерле туганнарым! Әнием, сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа һәм барча туганнарым! Сезгә ерак-ерак илләргә барып адашкан, инде менә ярты елга якын туганнарын, иптәшләрен-дусларын күрми яшәүче улыгыз Мөхәммәттән