Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

язган ике хатыгызны өченчекөн алып укыдым. Бу арада, таңнан торып, эшкә кадәр дә, эштән соң да йөрергә өйрәнәбез. Парадка әзерләнәбез. Бүгенме-иртәгәме, безнең бригадага[2] Сугышчан Кызыл Байрак ордены бирәчәкләр. Сталинград төбәгендәге геройлыгы өчен. Без үзебезнең президент исемендәге фронтта (аңладыңмы, Ильяс?). Менә биш кубометр җир казыдык. Хәзер обед вакыты (карабодай ашы, тары боткасы, колбаса, 300 г икмәк). Менә шулай безнең тормыш, әлегә әйбәт. Сезнең бәрәңгеләр чыкканнар икән инде. Исәнлектә бергә-бергә ашарга язсын иде. Әни, һаман утын ташырга йөрисеңме әле? Их, язмыш, язмыш… Сеңлем, күңелеңне төшермә, тиздән сугыш бетәр, менә дигән итеп гомер итәрбез!

      10 июль, 1943 ел.

      Кадерле әнкәй, сөекле сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа, сезгә сагынычлы сәлам! Үзем сау-сәламәт. Менә кичә сездән инде икенче хат (26.06) алдым.

      Сезгә фронтта булуым турында справка җибәрәм, кирәге чыгар…

      НКО СССР 3 отдельный батальон 124 стрелковой бригады. Часть строевая, 13 июля 1943 г. № 13/7. Действующая армия.

      СПРАВКА

      Выдана кр-цу Ахметгалееву Мухаммеду Ибрагимовичу в том, что он действительно находится в рядах РККА, воинской части 11087 а Действующей армии. Выдана на предмет направления его матери Кулеевой Гульсум Вахитовне для предъявления ею местным властям.

      К-р роты ст. лейтенант (Бочкорёв).

      14 июль, 1943 ел.

      («Сак-Сок бәете» көенә укыгыз)

      Исәнме, әнкәй, саумы, сеңлем,

      Сәлам, энекәш һәм Зәйнәп апа!

      Сезгә, туганнар, ерак илләрдән

      Искән җил белән сәлам җибәрәм.

      Ел тулып узды өйдән киткәнгә,

      Сезне күрмичә газап чиккәнгә.

      Әнкәй, битеңнән суырып үптем,

      Сездән аерылып, сугышка киттем.

      Онытмам сине, әнкәй бәгырем,

      Белмәгәнмен шул синең кадерең.

      Окоплар казыйм, акрын җил исә,

      Тирә-ягымда чәчәкләр үсә,

      Кызарып кына җир җиләк пешә,

      Туган илкәем исемә төшә.

      Авыр көнегез борчый күңелемне,

      Саг(ы)нып искә алам сөйгән сеңлемне.

      Күз алдымда бит синең йөзләрең,

      Коңгырт чәчләрең, моңсу күзләрең.

      Таң белән торып, чәчең тара син,

      Сагынган чакта айга кара син.

      Мин дә айлардан сине эзләрмен,

      Айдан елмаер яшьле күзләрең.

      Күз яшең түкмә, сөекле сеңлем,

      Исән-сау кайтыр абыең синең!

      Безнең бакчада алма пешкәндә,

      Зәңгәр офыкта томан төшкәндә,

      Абыең кайтыр, кайтыр абыең!..

      21 июль, 1943 ел.

      Кадерле әнкәй, сөекле сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа һәм туганнарым, сезгә улыгыз Мөхәммәттән сагынычлы сәлам! Үзем сау-сәламәт. Биш көн окоп казыдык. Ә бүген занятиеләр. Иртән тревога белән торгыздылар. Обедка чаклы «һөҗүм» иттек. Хәзергә менә граната өйрәнәбез. Көн кояшлы. Инде өченче көн һавалар әйбәт тора. Кура җиләкләре гөрләп үсәләр, җыеп ашыйбыз. Казанда килосы 200 сум, дип язалар икән. Сез җиләк-җимештән авыз итә алдыгызмы?

      Бүген