Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

тонып тора. Их, каһәр суккан Смоленщина җире… Яңгыр, сазлык. Шинельләр юеш, ботинкаларда – су. Ярый әле тактикага чыкмыйбыз. Су эчендә түш белән шуарга туры килер иде. Исән-сау котылып чыгармы башлар бу җирләрдән? Соңгы көннәрдә сездән хат алганым юк. Ильяс лагерьдадыр инде? Мәрьям, син, эштән бик арып кайтсаң да, миңа хат яз. Әнием, син дә яз. Мондый яңгырлы, ямьсез көннәрдә бигрәк тә хат йөрәкне җылыта бит…

      7 август, 1943 ел.

      Исәнме, минем өчен кадерле булган туганнарым! Әнием, сеңлем, энекәш, Зәйнәп апа һәм барча туганнарым, сезгә сагынычлы кайнар сәлам! Безнең Кызыл армиянең Орёл, Белгород шәһәрләрен алу шатлыгын сезнең белән уртаклашам. Үзем сау-сәламәт. Язган идем, безнең фронтта немец һөҗүмгә күчеп карады (безне тревога белән уяттылар). Безнекеләр немецны җибәрмәгәннәр. Әлегә тынычлык…

      13 август, 1943 ел.

      Сез бу хатны минем укыганда,

      Мин бик күптән үлгән булырмын…

      Һади Такташ

      Бәлкем, көйгән сугыш кырларында

      Ерткыч фашистларны кырырмын.

      Сез бу хатны минем укыганда,

      Бәлкем, каным агар чирәмгә,

      Канлы калҗа эзләп, канат җилпеп,

      Козгын очар минем тирәмдә.

      Рәсемегезне сезнең, әнкәй бәгырем,

      Соңгы тапкыр, бәлкем, үбәрмен.

      Автоматтан, бәлкем, дошманнарга

      Үлем ядрәләре сибәрмен,

      Бәлкем, шулай булыр…

      Ә бүген мин,

      Рәсемегезне алып кулыма,

      Сагышланып карыйм һәм күз салам

      Борылмалы тормыш юлыма.

      Күз алдыма килә томан аша

      Сабый чаклар, мәктәп еллары,

      Айлы язгы кичләр, Кабан күле,

      Бөдрә таллы Идел буйлары.

      Их, Казаным, нурлы Казаным син,

      Таныш миңа һәрбер сукмагың,

      Күңелемне минем яктырталар

      Йолдыз кебек якты утларың.

      Их, Казаным, синнән туйган идем,

      Хәзер менә шундый сагындым,

      Былчырагың, чират, тузаның да

      Минем өчен якын, ягымлы…

      Казан, Казан, синдә калды әнкәй,

      Туганнарым, якын дусларым.

      Синдә калды кайнар мәхәббәтем,

      Чия бакчам, җырчы кошларым.

      Кайнар яшьләр белән күмәр идем

      Синдә калган әткәй каберен.

      Кайтырмынмы сиңа, күрә алырмынмы,

      Их, Казаным минем, кадерлем.

      Күктә болыт йөзә, шуңа кунып

      Очар идем Туган илемә,

      Тик бер генә тапкыр карар идем

      Әнкәемә, энем, сеңлемә…

      Сез, бу хатны минем укыганда,

      Кайнар яшегезне түкмәгез,

      Минем өчен теләк теләгез сез,

      Мине уйлап газап чикмәгез.

      Сезне үбеп, улыгыз Мөхәммәт (Хәрәкәттәге армия).

      P.S. Мөгаен, бүген сугышка керербез. Иртәдән бирле «катюшалар» җырлый, самолётлар оча, әле генә ике самолётны бәреп төшерделәр. Язганын күрербез, әнкәй. Күрешергә өметләнеп, улыгыз. (Хат «Бөек Ватан сугышы геройлары – татарлар» исемле китап-брошюраның тышлыгына язылган. – И. Ә.)

      14 август, 1943 ел.

      Хәерле иртәләр йә хәерле кичләр! Әнкәем, сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, сезгә сагынычлы сәлам! Бүген көн шундый