Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

сугышчан дуслары, якыннары күңелендә бөек булып калган. Бу очракта «бөек» сүзен әйтүдән һич тә курыкмаска кирәк. Чөнки яу кырында Газраилнең күзенә туры карап үлгән һәр сугышчы бу сүзгә бик тә лаек. Бөек Ватан сугышында бары тик рухлары белән бөек булганнар гына җиңеп чыккан! Гәрчә тигезсез көрәштә һәлак булсалар да… Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли, «Үлемнәре белән Үлемсезлек яулаган» мөхтәрәм шәхесләр алар!

      Ә андый гаярь җаннар онытылмый. Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең дә данлы исеме заманында үзе эшләгән предприятиедәге, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты биналарындагы мәрмәр такталарга алтын хәрефләр белән уеп язылган. Казан (Идел буе) федераль университетының биология факультеты бинасында куелган «Хәтер» мемориалында да аның исеме лаеклы урынын алды…

      Сугыштан соң М. Әхмәтгалиевнең яшьлек дуслары Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов, бертуганнары Мәрьям һәм Ильяс Әхмәтгалиевләр Мөхәммәтнең шигырь китапларын чыгару хәстәрен күрәләр. 1957–1960 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның балаларга атап язылган «Балык тотканда», «Тегүче куян», «Елак батыр» дигән китаплары басыла. М. Әхмәтгалиевнең берничә шигыре «Татар поэзиясе антологиясе» нә (1956) һәм «Татар балалар антологиясе» нә (1980) дә кертелә.

      Күренекле язучы һәм галим, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Җәвад Тәрҗеманов (1920–1995) сабакташы Мөхәммәтнең якты истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә аеруча нәтиҗәле эшли. 1966 елда ул Татарстан китап нәшриятында «Ян, йолдызым, ян!..» исемле китабын дөньяга чыгара. Әлеге китап аша без, Казан шәһәренең данлыклы 13 нче мәктәбендә белем-тәрбия алып, республика-ил, дөнья күләмендә танылган шәхесләрдән Мәскәүдәге Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты җитәкчеләренең берсе – олуг галим Габделхак Галиуллин, физика-математика фәннәре докторы, атом энергиясе турында татарча язылган китаплар авторы Мәхмүт Зарипов, кибернетика буенча зур белгеч, профессор Ильяс Әхмәтгалиев, атказанган табиблар Фәрит Сафин, Һаҗәр Җаббарова, мөхтәрәм прокурор Равил Хәсәнов, әдәбият-сәнгать әһелләреннән СССРның халык рәссамы, академик Харис Якупов, РСФСРның халык рәссамы Лотфулла Фәттахов, Татарстан АССРның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Гафуров, артист-драматург Сәлах Хөсни, язучылардан Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов һәм башкаларның яшьлек елларындагы кызыклы һәм мавыктыргыч эшчәнлекләре белән танышабыз. Шунысы аеруча сокландыра: әлеге яшүсмерләрнең һәркайсы мәктәптә укыганда шигырьләр яисә хикәяләр язган, шуның өстенә кайберәүләре рәсем ясарга да һәвәс булган. Аларның әдәбият түгәрәгенә исә иң элек Һади Такташ, аннары Фатих Кәрим җитәкчелек иткән! Яшь иҗатчылар янына кунакка Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Ләбиб Гыйльми, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни һ. б. еш килеп торганнар. Укучыларның җентекле тикшерүләрдән соң иң яхшы дип табылган шигырьләре һәм хикәяләре иң элек мәктәпнең «Әдәбиятчы» газетасына,