Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

Сумы өлкәсенең Урта Буд районындагы Красичка авылына барып, авыр минутларда үзенә ярдәм кулы сузган украинлы дусларына рәхмәт белдерәсе килүен әйткән иде. Ләкин бу теләген тормышка ашыра алмады ул – Украина җирләрен азат итү өчен барган изге сугышта шәһит китте…

      Каһарман Морат Әхмәтсафа улы Мостафинны партизаннар берләшмәсенә нигез салынган тарихи Спадшань урманында, Туганнар каберлегендә җирләдек…

      – Ватан Сине бервакытта да онытмас, Морат! – диде командирыбыз Кудрявский. – Партизанга, сугышчыга, коммунистка, чын кешегә мәңгелек дан!..

      Партизаннар, винтовкалардан, пистолетлардан атып, өч тапкыр салют бирделәр. Залп тавышлары урман эчендә батырлык кайтавазы булып озак яңгырап торды…»

* * *

      Инде хәзер Морат батырның үзенә һәм аның якыннарына сүз бирик.

      2. М. Мостафинның соңгы хаты

      Дошман тылыннан хат.

      Исәнмесез!

      Барыгызга да сагынып кайнар сәлам! Күрше-күлән, кардәш-ыруларның барчасына да сәлам диярсез. Сәлам соңында шул: үзем хәзергә исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Үзем узган елның октябреннән бирле дошман тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән, безнең эшчәнлек аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана бара!

      Фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая кереп посарга урын таба алмыйлар. Без алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин ул кара җаннар хатын-кыз һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр. Әлегә без булмаган төбәкләргә барып чыгып, авылларны барлык халкы белән бергә утта яндыралар… «Партизан» исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала…

      Шулай итеп, без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, эшебезнең хаклыгына, җиңүебезгә ышаныч көннән-көн ныгый. Ярый, хуш, сау булыгыз (без хәзергә Украинаның Сумы өлкәсендә). Барыгызга да яхшыдан-яхшы теләкләр теләп калам. Тигез-тату, матур яшәгез һәм нык ышаныгыз: дошман якын киләчәктә безнең җиребездән үзенең соңгы сөякләрен алып качар. Шул чагында без дә ерак тылдан үзебезнең туган Кызыл армиябезгә кайнар котлау сүзләрен юлларбыз! Рәхмәт! Шул якты көнне якынайту өчен, картлар да, хатын-кызлар да, бала-чагалар да – бар да безгә бик теләп булышалар…

      Тирән дошман тылында сезне сагынып хат язучы, ерактан торып булса да кулыгызны яратып кысучы улыгыз – партизан Морат. Хушыгыз! 2.V.42 ел.

      3. Батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова истәлекләреннән

      Әтиебез Әхмәтсафа Мостафин укытучы иде. Пенсиягә чыкканның соңында үзебезнең Олы Кибәхуҗа авылында башта – агротехник, Бөек Ватан сугышы башлангач, колхоз рәисе булып эшләде. 1943 ел җәендә авырып үлде. Әниебез – Зәйнәпбикә Мостафина – озак еллар безнең янда, ягъни кияве Тәүфыйкъ Умеров һәм кызы тәрбиясендә Әстерхан шәһәрендә яшәп, 1969 елда сиксән ике яшендә вафат булды.

      Морат абыем 1916 елның 14 июлендә Олы Кибәхуҗа авылында туган. Техникум тәмамлагач, берничә ел укытучы