Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

торырга да туры килде. 70 яшьлек юбилеен да якыннары, дуслары белән түгәрәк табын янында бергәләп билгеләп үттек…

      Аеруча хисләнгән, дулкынланган минутларда үзенең балачагын, яшьлек елларын искә төшерергә ярата иде Зәки ага:

      – Ә беләсеңме, Шаһинур туган, үземчә шигырь дип санаган һәм матбугатта дөнья күргән иң беренче әйберем дүртюллык такмак иде. Үз колхозыбыздагы түбәсе тишек, нык тузган янгын сарае турындагы шул язмам район газетасында басылып чыкты. Нәтиҗәсе шул: сарайны тиз арада тәртипкә китерделәр! Менә шул чакта мин әдәби сүзнең нинди зур көчкә ия булуын аңладым… Соңрак мәктәптә әдәбият укытучыбыз оештырган драмтүгәрәкнең актив бер «артисты» буларак, авылларда концерт-спектакльләр белән дә еш йөрергә туры килде. Менә шунда халыкны, кичә башланыр алдыннан, «үз иҗатыбыз» – булачак шагыйрь Шәрәф Мөдәррис белән берлектә язылган чәнечкеле шаян такмаклар белән дә еш таныштыра идек. Әлеге такмакларны халык, үз авылдашларыбыз тормышыннан алып язылганлыктан, бик яратып кабул итә иде. Бары тик дөреслекнең генә халык йөрәгенә якын икәнлеген без әнә шул чакта ук төшендек һәм гомеребез буена шул кыйблабызга тугры булып калдык!..

* * *

      Сигез сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зәки Нуретдинов Татарстанның Кукмара төбәгендәге Лубян техникумында тырышып укый. Бер үк вакытта «Яшь ленинчы» газетасы белән дә бик актив язышып тора яшүсмер егет.

      1938–1940 еллар арасында Зәки Шәрәфетдин улы Ерак Көнчыгышта – Амур елгасы ярындагы Николаевск шәһәрендә диңгез порты төзелешендә эшли. Аннары яңадан Лубянга әйләнеп кайта. 1941 елның маенда Зәкине шуннан хәрби хезмәткә алалар. Һәм ул, илебезнең көнбатыш чигенә – Белосток төбәгенә җибәрелеп, сугышның беренче көннәреннән үк фашист илбасарларына каршы үз-үзен аямыйча көрәшә. 1941 елның августында, полкташлары белән бергә чолганышка эләгеп, З.Нури дошман тылында кала һәм Витебск өлкәсендә хәрәкәт итүче партизаннар отрядына кушыла. 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә – башта дошман көчләрен һәм коммуникацияләрен миналар ярдәмендә шартлатучы диверсант, соңыннан «Җиңү» («Победа») исемле разведка отряды башлыгы булып хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә «Ватан сугышы партизаны» медале (1944) һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1948) белән бүләкләнә.

      Шул утлы-давыллы елларда да Зәки Шәрәфетдин улы иҗат итүеннән тукталмый. Көннәрдән бер көнне ул үзенең ялкынлы шигырьләрен, фронт сызыгы аша очып, партизаннар берләшмәсенә сугыш кирәк-яраклары алып килгән бер самолёт белән «Зур җир» гә озата. Бәхеткә, алар Казанга барып җитәләр. 1945 елда ул шигырьләр Гомәр ага Бәширов мөхәррирлегендә китап булып басылып та чыгалар.

      Бу вакытта китап авторы әле һаман да Белоруссия җирендә була. Әлеге республиканы фашист илбасарлардан азат иткәннән соң, Зәки Нуретдиновны берничә иптәше белән бергә Орша шәһәрен сугыш хәрабәләреннән арындыру һәм төзү-торгызу эшләрен җитәкләү өчен калдыралар.