Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

тә Морат батыр гаиләсе вәкилләре нык сөенде. Һәр елны бирегә ашкынып кайта алар. Үзләрен иң кадерле кунаклар итеп каршылагач, зур хөрмәт күрсәткәч, ничек шатланмыйсың-горурланмыйсың?!

      Зур хөрмәт дигәннән, 2013 елның июнендә Флүрә апа, улы Марат, килене Гөлшат, кызы Сания, оныгы Айрат белән үз автомашиналарында Путивльгә – сөекле әтисе Морат Мостафин җирләнгән изге төбәккә баргач, шундый ук ихлас ихтирам-игътибар үзәгендә булганнар. Биредә яшәүче төп халык Татарстан кунакларын бик яратып, дустанә кабул иткән. Аннары аларны Морат батыр һәм аның сугышчан дуслары мәңгелек тукталыш тапкан Спадшань урманындагы Туганнар каберлегенә дә алып барганнар. Шунда – әтисенә атап куелган мәһабәт һәйкәл итәгендә – озаклап дога кылган, иң якын кешесе белән иркенләп сөйләшкән-серләшкән Флүрә апа. Татарстан кунаклары Путивль шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда да булып, Морат батырга һәм башка каһарманнарга кагылышлы экспонатлар белән дә танышканнар…

      Җыеп кына әйткәндә, Хәтер сагында уяу торган, үзләрен яхшылап кунак иткән Сумы өлкәсендәге рухи туганнарына кайнар рәхмәт хисләре белән кайткан Флүрә апа һәм аның гаиләдәшләре. Иң мөһиме, биредә татар халкының мактанычы булган Морат батырны онытмыйлар! Ул һаман да меңләгән күңелләр күгендә балкып яши…

      «Штык һәм каләм белән…»

      …Йөрәк икән – яратмыйча типмәс,

      Көрәш икән – җиңми калмабыз!

      Гомер икән – бушка янып үтмәс,

      Ә ил кушса – куркып янмабыз!

Зәки Нури,легендар партизан-әдип

      «…Җанга якын җаннар китә тора…»

      Бу сүзләрне заманында Зәки ага Нуриның ут күршесе булган, бер үк йортта яшәгән каләмдәше, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай бүләге иясе Равил Фәйзуллин әйткән иде…

      Әйе, җанга якын газиз җаннар күңелләрне тетрәндереп, үзәкләрне өзеп китә тора. Мәңгелеккә. Әмма алар, көннәр, айлар, еллар үткән саен, безнең йөрәкләргә якынайганнан-якыная баралар. Ни гаҗәп, хәтта Галиҗәнап Вакыт та аларның якты исемнәре, үлемсез эшләре каршында көчсез…

      Зәки ага Нури (1921–1994) әнә шундый олуг шәхесләребезнең берсе иде. Матурлык һәм Батырлык җырчысы, Яктылык һәм Яхшылык илчесе булып, гомер бакый күңелләрдә балкып яшәр әлеге ак күңелле, намуслы фронтовик, партизан шагыйрь!..

      …Ул Табигать-анабызны, бигрәк тә аның сылу ак каеннарын, «таң кебек балкыган» миләшкәйләрен өзелеп ярата иде. Гомумән, урманга битараф түгел иде Зәки ага. «Урманым – җырым оясы!» дип язуы да шуны раслый. Урманның тылсымлы-сихри дөньясы аңа кечкенәдән үк таныш. Ни әйтсәң дә, өч яктан имән, нарат, усак урманнары белән уратып алынган Татар Төкесе авылында (Татарстанның Чүпрәле районы) урманчы Шәрәфетдин абый гаиләсендә туган ул. Моннан 97 ел чамасы элек, 24 декабрьдә…

      Фронтовик әдип, атаклы партизан һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури

      Әйдәгез, биредә аның үз истәлекләрен дә тыңлап карыйк әле: «Без, язын-җәен – төпсез ыштанлы, көзен-кышын чабаталы сабыйлар,