Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

бергә туплап фоторәсемгә төшерүдә безгә үз эшенең чын остасы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт ага Шакирҗанов ихлас булышлык күрсәтте.

      Бөек Ватан сугышында егерме өч яшендә гомер җыры өзелгән гвардияче абыем Миңнегаян Ибраһимовның (әниемнең бертуганы) чордашы-яшьтәше булган Мөхәммәт Әхмәтгалиев миңа ничектер бик тә якын, кадерле булып китте. Шуннан соң да аның турында төрле газеталарда шактый язмалар бастырдым. Газиз милләттәшләребез яшәгән байтак төбәкләргә таралучы «Татар иле» газетасының 2001 елгы июнь – июль саннарында Мөхәммәт каләмдәшебезнең хатларыннан, көндәлекләреннән тагын өзекләр бирдек…

      Хәзер инде аларны тулы килеш чыгарырга ныклы әзерлек эшләре алып барабыз. Булачак җыентыкта М. Әхмәтгалиевнең мәктәп чорында һәм фронтта чакта язган шигырьләре, көндәлекләрендәге язмалар да урын алачак. Фронттан язган хатлары да бернинди кыскартуларсыз басылачак…

      Фронт хатлары дигәннән, хәтеремдә Мөхәммәт Әхмәтгалиев кебек каһарманнарыбызга багышланган тагын бер шигырем яңарды. «Өчпочмаклы хатлар» дип атала ул:

      Яу кырында дошманнарны җиңгәч,

      Кулга алып кәгазь-карандаш,

      Хат язганнар безнең каһарманнар,

      Йөрәкләрен ялкын ялмагач!

      Сагыну ялкыннары көйдереп үткәч,

      Ник язмаска хатлар?!

      Якыннар

      Өзелеп көтеп тора туган якта:

      «Тиздән Җиңү яулап кайтырлар!»

      Өчпочмаклы солдат хатларында

      Шул дәһшәтле чорның авазы…

      Өметләнеп яши һәрбер кеше,

      Сугышның, дип, булыр азагы!

      Күпме шәһит җаннар ятып калган,

      Кайткан туган якка тик хатлар…

      Ул хатларга мин мәдхия укыйм —

      Алар гүя тере солдатлар!

      Батырларның рухы ул хатларда,

      Васыятьләре, әйтер сүзләре…

      Шул хатлардан карап тора кебек

      Җиңелү белмәс солдат күзләре!

      Фронтлардан килгән ул хатларны

      Кат-кат укыйм, дога кыламын…

      …Шәһит җаннар! Сез һәрвакыт истә,

      Багышлыймын Сезгә җырларым!..

      Партизан Морат

      Үзенең туган төбәгенә бөтен барлыгы белән гашыйк, чын ватанпәрвәр, ихлас күңелле дустым – хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин, – Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылына кунакка кайткач, миңа бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләгән иде:

      – Әнә күрәсеңме авыл уртасында балкып, иман нуры сибеп утыручы мәһабәт мәчетне?! Утызынчы елларда, шул чор шаукымына ияреп, кайбер куштаннар, диннең төбен-тамырын корытабыз дип, аның манарасын кискәннәр. Манара ыңгырашып-гөрселдәп җиргә аугач, аның Ае күршедәге бер апаның ишегалдына «сикергән». Ә ул апа бик тә изге күңелле, үтә динле-денле кеше булган. Шул Айны, чит-ят күзләр күргәнче дип, тиз арада