Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

«Беренче көн» кебек күмәк җыентыкларда һәм альманахларда басылып чыга. Аның шигырьләре, эчтәлек ягыннан бәхетле балачак, яшьлек ялкыны, илне саклау, котыпны җиңү кебек, шул чор поэзиясе өчен характерлы темаларны яктырта. Мөхәммәт абыебызның шагыйрьлек сәләте бигрәк тә кече һәм урта яшьтәге балалар өчен язган шигырьләрендә («Ата һәм бала», «Балык тотканда», «Бишек җыры», «Үгез», «Сеңлем бәхете» һ. б.) ачык күренә.

      1941 елда Мөхәммәт абыебыз үзенең шигырьләре тупланган беренче җыентыгын басмага әзерләгән иде, әмма сугыш башлану сәбәпле, әлеге китап чыкмый калды…

      Шулай да, Җиңү таңы атканнан соң, без аның бу изге хыялын якын дуслары ярдәмендә уңышлы төстә тормышка ашырдык…»

* * *

      Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең сугыш чоры көндәлекләрендә һәм фронттан язган кайбер хатларында – яшь язучының уй-кичерешләре, шул дәһшәтле чорга карата үз мөнәсәбәте-фикерләре…

      Әлеге язмаларны тәртипкә салып матбугат өчен әзерләүдә Мәрьям ханым белән Ильяс әфәнде Әхмәтгалиевләрнең булышлыгы зурдан булды. Хатлардагы, көндәлекләрдәге искәрмәләр исә И. Әхмәтгалиев (И. Ә.) тарафыннан бирелде.

      Хатлардан, көндәлекләрдән өзекләр

      14 июнь, 1942 ел.

      Сөекле әнием, туганнарым! Сезгә ерактагы туганыгыздан кайнар сәлам! Үзебез әле дә карантинда ятабыз. Колхоз эшенә алып баралар.

      Безне бүген озатачаклар. Кая – билгесез. Урнашкач язармын. Инде ай булып килә, урнашмагач, сездән хәбәр алып булмый. Сагындырдыгыз. Адресымны алгач та, бик озын итеп русча хат языгыз, алай тиз йөри, ди…

      16 июнь, 1942 ел.

      …Улыгыз мундир киде, аякта – ботинка, обмоткалар, өстемдә – гимнастёрка, чалбар, башымда – кызыл әйләнмәле фуражка. Чын пехота! Хәзер Алтайда, Бийск шәһәрендә, лагерьда. Биредә өч ай булачакбыз, кече комсостав (сержант, старшина) әзерлиләр. Мансур Җәләй дә минем белән бер ротада. Яңа бистә егете Ильяс Мәгъсумов та безнең белән. Әхмәт Моратов пулемёт ротасында. Ашау – туярлык, землянкаларда урнаштык. Өйдән чыгып киткәннән бирле беренче тапкыр, салам тутырылган булса да, матраста, башны шундый ук мендәргә куеп, одеял ябынып йоклыйбыз. Лагерь – Бий елгасы буенда, нарат урманында. Борчылмагыз, бәлки, өч ай эчендә сугыш та бетеп куяр әле. Дөнья күреп, хәрби төгәллеккә өйрәнеп кайтырбыз. Бүген адресымны язам инде: г. Бийск, п/я 34/В-111. Алуга җавап язу – сезнең бурыч. Сагындырдыгыз шулкадәрле.

      Әни, сәламәтлегең ничек, арыйсыңмы? Заводтан расчёт алдыгызмы? Күпме тиде? Ничә кило бәрәңгелек? Дусларымны күрсәгез, барысына да сәлам. Адресым билгеле инде, язсыннар. Кызлар фронтка китмәделәрме? Ешрак языгыз, бүтән берни дә кирәкми. Бергәләп төшеп, карточкагызны җибәрегез. Гарәфи, Рифгать, Мәхмүтләрдән[1] хәбәрләр киләме? Әти белән әбинең каберлегенә кәз җәйдегезме? Хат көтеп, сәлам белән, улыгыз!

      13 июль, 1942 ел.

      Үткән ялда ант кабул иттек. Хәзер чын сугышчылар инде. Безнең рота икенче тәүлек нарядта. Постта торабыз. Рәхәт инде, ике благодарность алдым. Менә шул. Минем өчен борчылмагыз.

      3 август,