Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

командованиесенең җитди сугышчан заданиеләрен үз вакытында төгәл үтәгәне өчен Кызыл Байрак һәм Суворов орденнарына, «Орша» дигән почётлы исемгә лаек булган 352 нче укчы дивизия – бихисап батырлар тәрбияләп үстергән дивизия. Аның данлы үткәненә кагылышлы архив документлары белән танышканда каһарман якташларыбызның исемнәрен күп очраттым мин. Һәм алар турында укучыларыбызга да сөйлисем килде. Бәлкем, исемнәре телгә алынган шул батырлар арасында аларның әти-бабалары, кардәш-туганнары да бардыр? Аларны яшь буын да белсен һәм күңел түрендә кадерләп саклап йөртсен иде…

      1941 елның декабрендә була бу хәл. Мәскәү янында тар-мар ителгән фашист башкисәрләренең калдыклары, Волоколамск районындагы Лама елгасы буенда яңадан ныгып урнашып, безнең гаскәрләрнең җиңүле төстә алга баруларын тоткарларга уйлый. Алар биредә совет сугышчыларына бик нык каршылык күрсәтәләр. Безнең пехотачылар җиргә сыенып ятарга мәҗбүр була. Әнә шундый үтә кыен бер мизгелдә өлкән политрук Емельяненко торып баса да: «Ватан-ана өчен – алга! Артта – Мәскәү, безгә чигенергә урын юк!» – дип, сугышчыларны хәлиткеч атакага күтәрә. Тиз арада дошман позицияләрен яулап алалар. Сугышның иң кызган бер мәлендә Емельяненко йөрәгенә фашист ядрәсе тия һәм ул һәлак була. Бу кыю командирны коммунист Мөхәммәтов алыштыра. «Өлкән политрукның үлеме өчен фашист илбасарлардан аяусыз үч алыйк!» ди ул һәм дошман өстенә ташлана. Аның үрнәгенә башка сугышчылар иярә. Нәтиҗәдә дошман бу районда тулысынча тар-мар ителә…

      Кем ул коммунист Мөхәммәтов? Кайсы яктан? Әнә шул сорау миңа һич тә тынгылык бирмәде. Архив материаллары арасында озаклап казыну нәтиҗәсендә әлеге дивизия сугышчылары арасыннан заманында комсомол сафларында тәрбияләнгән, ВКП(б) члены булган ике Мөхәммәтовны эзләп таптым. Алар икесе дә Актаныш районыннан. 1901 елда Такталачык авылында туган, сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән җиде бала атасы (хатыны – Разия Мөхәммәтова) Долмаган Мөхәммәтов 1941 елның 27 августында Актаныш район хәрби комиссариаты аша фронтка үзе теләп киткән икән. Шул ук елның 26 декабрендә авыр сугышлар вакытында яраланган…

      Мөхәммәтовларның икенчесе – Шәймәрдән Мөхәммәт улы исә 1903 елда Иске Богады авылында туган, сугышка кадәр авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән, хатыны Сәгыйдә белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. 1941 елның 23 августында ул да Актаныш район хәрби комиссариаты аша үзе теләп фронтка киткән. Архив документларында аның да 1941 елда яралануы турында мәгълүматлар бар.

      Югарыда телгә алынган эпизодта кайсы Мөхәммәтов турында сүз бара – монысы әле хәзергә ачык түгел. Әмма кайсысы гына булмасын, аларның һәр икесен дә чын каһарманнар дип атыйсы килә…

      Өлкән сержант Зиннәт Хәмидуллин белән ефрейтор Архип Макаров турындагы документлар да игътибарга лаек. Бу ике каһарманның үлемсез батырлыгы турында 352 нче укчы дивизиянең «Вперёд, на запад!» газетасында (1943, 18 сентябрь) күләмле язма бирелгән. Аннан күренгәнчә, танкка каршы ата торган мылтыклар белән коралланган һәм фашистларның байтак техникасын,