Шахинур Мустафин

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы


Скачать книгу

күрсәткәч. – Өйләнгән булса, балалары – дәвамы калыр иде… Хәер, ятимнәрнең, тол хатыннарның да язмышлары бик җиңелдән түгел шул…

      Һәм ул яңадан үзенең бертуганы Бибимәгъшия апа турында сөйләп китә. Апасының ире Газиз Кадыйров, 1941 елның көзендә Молдавия җирендә һәлак булгач, аңа бердәнбер кызы Гарифәне берүзенә карап үстерергә туры килә (уллары Камил исә бик яшьли вафат була). Ничек итсә итә, әмма чын кеше итеп үстерә кызын Бибимәгъшия апа. Гарифә башта Мамадыш районының Уразбахты авылында «Сигезенче март» колхозында сыер савучы булып эшли. Мактаулы исеме, фотосурәте район һәм республика газеталары битләрендә еш балкый аның. Аннары ул, кияүгә чыккач, тегүче һөнәрен үзләштереп, Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә, соңгы елларда исә лаеклы ялга киткәнче Түбән Кама каласындагы «Яшьләр» ательесында халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Ире Габделфәрт тә, шофёр буларак, булдыклы шәхес… Өчесе дә бер түбә астында торгач, шатлыкларын да, кайгыларын да тигез бүлешеп яшиләр алар. Бибимәгъшия апа да, Гарифә дә үзләре өчен иң кадерле кешеләрдән саналган Кадыйр Газизов белән Миңнегаян Ибраһимовны һәр көнне иртә-кич үз догаларыннан калдырмыйлар, аларның соңгы фотосурәтләренә тирән юксыну-сагыну хисләре белән кат-кат багалар…

      Нәкъ шундый ук сүзләрне Хәбибҗамал әбиебезнең якын туганы Искәндәр солдатның сөекле хәләл җефете Зарифа апа Ибраһимовага карата да әйтергә була. Ул да иреннән бик яшьли, ике баласы белән тол калды. Шөкер, уллары Фаяз белән Гаяз йөзгә кызыллык китермәделәр – тәртипле, тәүфыйклы, иманлы булып үстеләр. Һәр эшкә дә куллары ябышып тора иде аларның. Егет булгач, үзләренә тиң ярларны – Нурлыхода белән Сабира кебек сөйкемле, уңган, ачык йөзле авыл кызларын сайладылар. Киленнәр исә, итәк тутырып, берсеннән-берсе булдыклы, тырыш балалар үстерделәр. Эчке эшләр органнарында эшләгән Фаязы озак еллар дәвамында Соколка бистәсендә яши. Нократ белән Чулман кавышкан урында!.. Ә атказанган игенче буларак танылган Гаязы әти-әнисе корган төп нигезгә – серле-сихри Аккош тавы итәгендәге биниһая кадерле урынга ныклап урнашты. Шушы тау буеннан Зарифа апаның да бер дә китәсе килмәде. Ирен өзелеп сагынган мизгелләрдә, тау янәшәсендәге урман буена барып, күңелен җыр белән юата иде ул:

      Ак күгәрчен, күк күгәрчен

      Оча урман итәкләп.

      Сукыр булсаң да кайт, җаным!

      Үзем йөртәм җитәкләп…

      Юк шул, күпме генә көтсә дә кайтмады Искәндәре. Башка бик күпләр кебек, сержант Искәндәр Ибраһимов та дәһшәтле дошманга каршы тигезсез көрәштә бүгенге якты көннәр хакына шәһит китте. Татарстанда басылып чыккан «Хәтер китабы» ның 16 нчы томында, 104 биттә мәңгелеккә урын алган аның йөрәккә үтә дә якын исем-фамилиясе…

      Шул ук томда әтиебез Әхмәтсафа Мостафинның, абыебыз Миңнегаян Ибраһимовның да үлгән көннәре һәм күмелгән урыннары күрсәтелгән. Әйтик, әтиебез турында китапта: «…1943 елның 15 октябрендә һәлак булды. Псков өлкәсенең Невельский районындагы Горушки авылы янында күмелде», – диелә. (Безнең бәхеткә, әтиебез, мең үлемгә