Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

тотып, елга янындагы бер аланга килеп чыктым. Күз күрмәгән күбәләкләр оча. Колак ишетмәгән кошлар сайрый. Оҗмах инде менә! Җиләге дә, Тукай язганча, «Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк…» Тырыс та тулды. Ипи белән җиләк ашагач, тамак та туйды, күз туймады, һаман алан эченә керәм, килә бер шар тәгәрәп, ак төс бар, карасы бар, тагын әллә ниндиләре. Еланнар?! Ничек тырысны ташлаганмындыр, хәтерләмим. Аръякка кадәр чаптым. Бу аларның яратышкан чаклары булган икән.

      – Булыр, – диде Фазлыйәхмәт абый. – Менә Күкәр Нигъмәте өенә салып кайткан да, Аждаһа күреп, аңын югалткан. Курыкканга куш күренә ул. Иртә белән бер күзен генә ачып караган икән, каршысында хатыны Сара басып тора, ди. Менә ярату дигәннән әйтүем, – дип, ялгап алып китә Фазлыйәхмәт абый. – Тракторда эшләп йөргән чак, шушы Бүдәнә Салихы белән икәү, төнгә эшкә барырга чыксам, Хания апаңның кәҗәләре минем алмагачларны кимергән. Иң башта кәҗәләрне кыйнадым, аннан Ханиянең суганнарын, йолкып, урамга аттым. Ярсып кереп, Хания апагызга эләктердем, малайларга да өлеш чыкты, әнигә дә үпкә сүзе ычкындырдым. Хатын елый, балалар елый, әни елый, мин елыйм, һич аерылышып китеп булмый бит.

      Ханиядән үчне менә болай алдым. Уралга малайлар янына кунакка барабыз, чемодан тулы ит. Килеп төштек автобустан вокзалга. Утырабыз поездга: «Тот, Хания гөлкәем, чемоданны», – дим. Алмагачлары шәп иде шул аның, яңардылар да. Шәрә кәүсәләрен күреп үлдем дә киттем инде менә теге көнне.

      Аннан, Барый кәкә, болай булды әле. Минем күршедә Тәхиятулла яши бит. Ул шайтан бик яшь, бик тырыш. Мин йокыдан торганчы, бер уфалла печән апкайта, мин тегеләй-болай килгәнче – икенчесен. Хания апаң күрә, колакка өрә. Шактый түздем. Эндәшмим, чөнки Ханияне безелдәүдән тыеп була, Тәхиятулланы туктатып булмый. Сиңа да үпкә зур, Барыйҗан, чөнки Тәхиятуллада син төзәтеп-көйләп биргән уфалла артык худлы йөри.

      Беркөнне чыктым Тәхиятулла каршына. Мәйтәм: «Энем, дим, син ни өчен печәнне безнең турыдан ташыйсың, дим. Менә сиңа кызыккан балтаң, түлке әнә Мансурлар чатыннан йөр. Ягъни мәсәлән, Кантур тавыннан һәм дә Хания апаңа күренмә. Гомерең эт эчәгесе печәне ташып үтсен!»

      Шулай гына тынычландым. Менә синең ул яктан тыныч, кәкә, өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?

      – Ул маймыллар белән азапланганчы, – ди Барый абый, – аяклы казалар.

      – Әле Ишан Мәликәсе янына Арташка төшеп йөрисең дип ишеттем.

      – Кит аннан, ул карт бит, – ди Барый абый.

      – Ә сиңа кызлар кирәк бит әле, онытып җибәргәнмен. Картайгач та кызлар дип әйтәбез инде анысы, – дип елмая Фазлыйәхмәт абый. – Картлыгы бар, шуны онытма, кем кулына каласың? Менә мине күмәргә балалар бар бит. Ә сине?

      Фазлыйәхмәт абый, торып, ишеккә юнәлә, бүтәннәр дә кузгала, кич утыру шуның белән тәмам. Өйдә Барый абый белән икәү генә калабыз, ул Фазлыйәхмәт абыйның сүзен хупламыйча озак утырды. Аннары, авыр гына көрсенеп, ишеккә таба юнәлә. Күзләрендәге йолдызлар сүнгән…

* * *

      Барый абый консервы ярата. Бәлки, аш пешерергә иренәдер, әллә авылдашларга булышып йөреп, вакыты да булмыйдыр. Ташыды