Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

бар икән. Урман аша чыгасы, базарга барасы булса, үзе белән наганын алыр иде. Эшкә оста иде, шул өйрәтте мине тимер серләренә, гомергә тамак туйдырырлык ризык бирде.

      Сугыш башланды. Абый югалды. Әти китте, ул исән кайтты кайтуын, ләкин чирләп. Өч ел урын өстендә ятты да, күмдек.

      Минем белән йөргән егетләр сугышка алындылар, күбесенең белеме дә юк. Ә мин 7 класс бетердем, ул чагында зур белем иде ул, кәкә. Сирәк кеше бетерде, менә синең атаң Түбән Ушмада бетерде, ә миңа авылда бетерү бәхете тәтеде, ул вакытта мәктәбебез җидееллыкка әйләнгән иде. Менә шушы сез укый торган Исмәгыйль бай йортында.

      Минем яшь җитми, алдалап та карадым. Иртә, ди, военком. Сугышның икенче елында 17 нче яшьтә комиссиягә чакырдылар. Киттек Норма Сәми белән.

      Шыр юләр иде ул Норма Сәми яшь чагында. Хәзер дә шулай. Сәмине әйтәм, әле сугышка алмыйлар дип курка, военврач янына буй үлчәтергә килгәч, аяк очына басып тора, күрде дә көлде тегесе: «Вольно, Шакуров!»  – ди. Аннары Сәминең үкчәсенә тимер линейка белән сукты.

      Комиссиядән каралып кайтып киләбез. Шул Сәми Ташлы авылдан Краснайга баручы урысның, менә ул урыс тач Әгъзам абыйга охшаган иде, үзе озын, үзе җирән, – дип көлеп җибәрә Барый абый, – чыбыркысын тартты да алды. Без дә атта, урыс та атта, ләкин йөге авыр тегенең. Дилбегәне хатынына бирде дә куып торып китте, менә җитәм, менә җитәм дип кенә йөгерә. Ә Сәми, юләр тәре, чыбыркысы белән үртәп котыртып тора. Тотса үтерә иде, әздән калды. Йодрык селкеп сүгенде дә кире борылды урыс.

      Без сугышка киткәндә, матур җәй көне иде, шул Сәми белән инде. Туганнар елашып калды. Әни берүзе Саурыш тавына кадәр озата барды. Шуңа күрә исән кайтканмындыр дип уйлыйм.

      Мамадыштан Кукмарага, Кукмарадан Казанга китерделәр. Татвоенкомат ишегалдында безнең кебек яше тулыр-тулмас малайлар кайнап тора.

      Ике әзмәвердәй егет. Берсе тач Хәбыйк Хөсәене инде, буйга да, төскә дә; икенчесе тач Чүлмәк Вагыйзе, суйган да каплаган. – Барый абый сөйләнүдән туктап, теге урысларның аркылысын-буен үлчәгән кебек, хәрәкәтләр ясап ала, – тач шул Чүлмәк Вагыйзе. Йөриләр, мин сиңа әйтим, биштәрләрне җиргә кактырып, үзләренә ошаган ризыкны җыеп. «Татарская морда!» – дип кенә җибәрәләр мөселманнарга. Сугыштан качып яткан нәрсәләрме, төрмәдән генә чыкканнармы, шуңа охшаган. Торабыз кот очып.

      Киләләр ишегалды буйлап ясак җыеп, үткен малайлар шапын-шыпын гына кырыйга таялар.

      Сәми кымшанмагач, мин дә китмәдем. Алдагы урыс килде дә Сәминең фуражкасын басып киертте. Сәми фуражкасын болгап атты да бирде теге урыска берне, теге таш койма янына барып төште. Аңы киттеме, үлдеме, әле нәрсә булганына төшенеп җитә алмыймы, селкенми дә.

      Чәчен чалгы пәке белән ялтыратып кырган Сәмигулла ырылдап җибәрде: куеныннан олы пычак чыгарып, икенче урысның ияк астына терәп куйды: «Суям! – дип кычкырып җибәрде ул. – Кайсыгыз ясин укый белә?»

      Чырае кәфенлек төсенә кергән урыс, пычак тәненә баткан саен чигенә барып, иптәше янына егылды. Татвоенкомат ишегалдында үле тынлык урнашты. Барып утырды Сәми иң биек җиргә, мине чакырып