Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

безне чыныктырды. Барый абый да, әни дә тормыш итәргә өйрәттеләр. Җилкәләр әкренләп киңәя, мускуллар ныгый, башлар да кечерәебрәк күренә, элекке кебек кабак баш түгел. Гәҗит-журнал укыйбыз, менә хәзер дә кулларда китап.

      Ә өстәлдә уен кыза. Барый абый Вагыйзә апага домино алдыра.

      – Үләм! – ди, Вагыйзә апаның кулына алган доминосы сыймаганны күреп сыгыла-бөгелә көлә, сабыйларча сөенә.

      Чүпли доминоны Вагыйзә апа, алган саен әле алты да алты, әле биш тә биш. Үзе: «Матурлары керә, матурлары», – дип такмаклый.

      – Үләм! – ди Барый абый. – Миндә генә икән бит ул, берне куям да саныйбыз.

      Вагыйзә апа кәҗә кала, аны кәҗә итеп өстәл астыннан чыгаралар. «Ми-ки-ки-ки!» – дип кычкырталар.

      Аннан парлап уйнарга керешәләр, монысы инде хәтәр. Сөнгатулла абый белән Барый абый, Вагыйзә апа белән Вәккас абый уйный. Әни белән Разия апа куян мамыгыннан шәл бәйлиләр. Сүзләре гел уен-көлке тирәсендә.

      – Менә, Барый җаным, – дип башлап китә Разия апа,  – унбишенче шәлем, күгәргән шарикларыңны тәгәрәтеп, күпме акча җыйганымны чутлап чыгар, син башлы бит, карт шайтан, кайчан аласың син мине? Менә алдым, менә артым, – дип, Барый абый янында бөтерелә, өстәл тирәли, кием күрсәтүчеләр кебек, бер уйнаклап килә.

      – Кит аннан, җүләр тәре, – ди Барый абый, – кызың бар бит синең.

      – Кияүгә бирәбез аны. Бүрек атсаң егылмый инде ул хәзер. Бабай булып, сыйланып кына йөрерсең, җаныкаем. Түрдә көзге урынына гына утыртам да мин сине күзеңә карап кына торам. Соң, җаным, – дип, Барый абыйга сырпалана Разия апа, – мин бит кызлардан да артык. Мине ярсаң, өч кыз чыга. Аннан мине алсаң, түшәк-ястык та кирәк түгел. Мин түшәк тә, ястык та, юрган да…

      Көлә башласа туктый алмый торган Вәккас абый шаркылдый:

      – Акча чыгымы да булмый икән, ал, Барый абый, ал, – ди ул.

      – Урманда локомотивта эшләвемне дә ташлыйм, гел сине тәрбияләп кенә яшим. Саргайтма, ябыгып бетәм бит инде, – дип тезә Разия апа.

      – Үләм! – ди Барый абый. – Хөснурыйның ишегенә көчкә сыясың бит, чак чуртан.

      Уен дәвам итә. Берзаман Барый абый:

      – Встать! – дип кычкырып, буш та буш белән кәҗә калдыра.

      Әни чәй китерә. Барый абый:

      – Тукта, Хөснурый, суынсын әле, – дип, чәен кырыйга алып куя.

      Вәккас абый, Барый абый күрмәгәндә, ул чәйне алып эчә. Бераз торгач, Барый абый чәйгә үрелә.

      – Суытканнар, – дип шаркылдый Вәккас абый.

      – Менә кичә Мамадыштан концерт килде бит әле, бер кыз җырлады, фамилиясе Конюхова, әтисе конюх микәнни аның? – дип көлә Барый абый. – Билләһи, әйт әле, Хөснурый?

      – Шулайдыр, Барый, – дип елмая әни.

      Барый абый доминоны чын йөрәктән уйный, җиңелгән көннәрдә аптырап, борчылып кайтып китә. Көннәрдән бер көнне мин аның:

      – Разия сөйләшә дә ул, ошамый ул миңа. Алсам, сине алыр идем әле, Хөснурый, син чиста да, уңган да, ләкин синең дә ике малаең бар шул, – дип, авыр көрсенеп чыгып киткәнен ишеттем.

      Барый абый әнисе белән генә яшәде. Камәрти урын өстенә менгәч тә, кайбер кеше кызларыннан да күрмәгән кадер-хөрмәт