Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

турында?

      – Минем турында?

      – Начар сүләми. Барсы да сине кызгана. Инсафның берни гаебе юк, ул бары Әпти малае аркасында гына утырды, диләр. Кем турында сүләгәнемне аңлыйсыңдыр, шәт?!

      – Аңлыйм. Халык шулай ди, алайса?

      – Чын шулай! Шулай булгач курыкма, балам, башыңны югары күтәреп йөр!

      Кәримә бик зур авырлык белән урыныннан кузгалды. Инсаф аны тартып ук торгызды. Әйе, әбисе шактый картайган, шуның өстенә аңа яңа авырулар да өстәлгән.

      – Әйдә, киттек!

      – Кая?

      – Миңа, – диде Кәримә. – Чәйләп алырбыз.

      – Килермен, дәвәни, килермен, кичкә, яме! Әзрәк өйдә булыйм инде, – диде оныгы һәм диварда эленгән радионы кабызды. Озак сөйләми яткан радио исә шытыр-пытыр килеп сөйләргә тотынды. Ул тиз генә аның тавышын басты…

      – Ярар, үзеңә кара! – дип килеште Кәримә. – Мә, ал йозакны! Ачкычы да шунда! Тәрәзәдән йөрмә бүтән, ишетсен колагың!

      – Ай-яй, авыр йозак, – диде ул, кулына йозакны алгач. – Төрмә йозаклары да бу кадәр үк авыр түгел!

      – Хәзер син хуҗа монда! Теләсәң нишлә! Ярар, киттем, кичкә килерсең. Пилмән куеп җибәрәм…

      – Дәвәни, – диде Инсаф, – бәлкем, монда күчеп килерсең, ә?! Безнең өй яңарак бит.

      – Юк, балам, мин үз өемне ташлый алмыйм, анда минем барсы да көйләнгән…

      – Берүземә күңелсез булачак инде, сөйләшергә кеше дә юк…

      – Өйлән! Өйләнгәч сөйләшеп, сөешеп туя алмассың.

      – Кем чыгар соң миңа? Төрмә кошына?!

      – Чыгарлар, ник чыкмасыннар. Күңелең әйбәт синең. Мин үзем генә торырга ияләшкән инде, улым. Һәркемгә үз өе якын. Әлегә аягымда йөрим, Аллага шөкер. Миңа үпкәли алмыйсың: йортыгызны карадым. Барсы да үз урынында…

      – Бер генә әйбер җитми, – дип искәртте шулчак егет.

      – Нәстә?

      – Тальянны күрмим. Гармунны.

      – Нәстәмә ул сиңа?

      – Бер уйнап карыйсы килә.

      – Борчылма, гармуның исән, югалмаган.

      – Кая соң ул?

      – Әбиеңнең сандыгын ач әле!

      Хәлимә әбисеннән калган иске, затлы сандык икенче бүлмәдә, йокы бүлмәсендә иде. Яшьләрнең хәзер андый иске сандыкларга артык исләре китми. Инсафның әнисе, шушы йортка килен булып төшкәч тә, каенанасының сандыгын яратты, үз итте. Нариман белән өйләнешкәч, алар матур кием шкафлары, гарнитурлар да алдылар. Ләкин Зөмәрә шушы сандыкны башка әйберләрдән якынрак күрде. Ул кыйммәтле, затлы әйберләрне һәрчак шушы сандыкта саклады. Чагыштырмача яшь кеше булса да, ул хәтта (әллә сизенеп!) үзенә үлемтекләр дә әзерләп куйган һәм аларны да шушының эчендә саклаган. Үз-үзенә үлемтек әзерләгән кешене озак яши, диләр, тик менә әнисенең генә гомере әллә ни озын булмады.

      Тальян гармун да шушында саклана иде. Инсаф сандык капкачын зур авырлык белән ачты. Борынына ят ис – нафталин исе килеп керде, шул ят ис бөтен бүлмәгә таралды. Ул сандык төбеннән чәчәкле сөлгегә төрелгән гармун тартып чыгарды, аның тузанын сөрткәндәй итте, тик, ни гаҗәп, гармунга хәтта тузан да кунмаган иде…

      – Менә