Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

язмышына буйсынырга мәҗбүр була…

      – Менә шулай итеп мин сезнең авылда калдым, – дип нәтиҗә чыгаргандай итте Ландыш. – Туктале! Нишләп соң мин боларның барсын да сиңа сөйлим?! Мин бит бу йортка бөтенләй башка йомыш белән кердем…

      – Нинди йомыш?

      – Мин китапханәдә эшлим. Миңа китап кирәк.

      – Нинди китап?

      – «Ак чәчәкләр». – Инсаф Ландышның янына ук килеп басты һәм, аның кулыннан алып, чак кына битеннән үпмичә калды.

      – Нәрсә?

      – Әпсәләмов…

      – Ә?!

      – …китабы…

      – Әпсәләмов… бармы соң ул бездә?

      – Бар… мин аны күрдем…

      Хатын кулы белән киштә ягына ишарә ясады һәм, инде үзен кочакларга торган егеттән җиңел генә качып, киштәдән Әпсәләмов томын тартып чыгарды. Китапханә китабы кулдан-кулга йөреп шактый таушалган, битләре саргаеп беткән, тышлыгындагы сурәтне танырлык түгел. Инсафның хәтере ялгышмаса, китапның тышына ак халатлы шәфкать туташы сурәте төшерелгән иде…

      – Китапханә китабы. Унҗиденче битендә мөһере дә бар…

      – Мөһере булгач аласың инде…

      – Нариман абый… әтиең, име?

      – Әйе, әтием.

      – Күптән укырга дип алган иде… Тик кертеп кенә бирә алмады.

      – Үлде әти…

      – Әйе… Йорт бикле, китапны кайтаручы юк. Ә ул һаман да минем өстә тора.

      – Кем? – дип сорады Инсаф һәм, ниһаять, ул Ландышның кулыннан тотты. Күп тә узмас, ул, ханымны кочагына алып, аны күкрәгенә кысар төсле тоелды.

      – Әпсәләмов. – Ландыш, Инсафтан ычкынып, ишек ягына атылды.

      – Туктале! – дип кычкырды аңа егет.

      – Әйе.

      – Аны озынайтып булмыймы?

      – Нигә?

      – Минем дә укыйсым килә.

      – Була, – дип килеште хатын, – тик аның өчен китапханәгә килергә кирәк…

      Китапханәче чыгып киткәч, ул озак кына үз-үзенә урын таба алмады. Ул, котырынып, урындыкка китереп типте. Каты типте – урындыкның арткы аягы очып ук чыкты. «Хатыйп… Хатыйп… килсә дә килә бит кешегә бәхет, килә! Тыныч тормыш, чибәр, акыллы хатын…» Инсаф шуны белә: Хатыйп акчаны эшли белсә дә, шабашниклар бригадасы белән җитәкчелек итсә дә, нигездә, ул – бер авыл наданы. Ул, мәктәптә укыганда да, бер елын утырып калды. Ә хәзер әнә кем булган! Нинди хатын алган! Әйе, бер күрешеп, аңлашып аласылары бар әле аның Хатыйп белән, бар! Ире турында күп нәрсәләр белми шул әле Ландыш, белми һәм ул үзенең кем белән яшәгәнен аңлап та бетерми. Белер тиздән, белер, иншалла.

3

      Ландышның Инсафка керүен дәү әнисе дә күреп калган. Күрмәсә дә җиткергәннәрдер, күрәсең. Икенче көнне оныгы янына килгәч, ул шуны чәйнәргә тотынды. Инсаф кебек үк, Кәримә дә Хатыйпны өнәп бетерми, алай гына да түгел, аны бөтенләй күрә алмый икән.

      – Әптиләр килене нишләп керде? – дип сорады ул.

      – Әпсәләмовка кергән! – дип шаярткан булды Инсаф.

      – Кемгә?

      – Әти кайчандыр китап алган булган. Әпсәләмовны. Китапханәче шуны сорап кергән.

      – Ул аны миннән бер сораган иде инде.

      – Нигә бирмәдең?

      – Җаны чыксын! – дип акырды Кәримә.