Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

ә менә бу авылда он тегермәне әле дә сакланып калган иде. Билгеле, хәзер анда югары сортлы он тарттырмыйлар, шулай да фуражга булса да ярап куя.

      Алтын көз. Инде өченче көн яңгыр яуганы юк. Шулай да кырлары бушап калган такыр юлда яңгыр эзләре күзгә чалына, су җыелган урыннарда төрле бөҗәкләр, комбайннан киселеп калган үлән бөртекләре йөзеп йөри. Урып-җыю эшләре инде бетеп бара, тракторлар көзге сукага кергәннәр…

      Ата белән кыз юл буе сөйләшмичә бардылар. Гариф абзый, кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бик өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде. Кемнең инде үзенең газиз баласын төрмәдән чыккан кешегә бирәсе, аны гомерлеккә төрмәче белән бәйлисе килсен ди?! Бу турыда өйдә сүз күп булды, алар Раушаниягә тегеләй дә, болай да аңлатып карадылар. Ә кыз барыбер үзенекен сукалады. Аның шундый үзсүзле һәм киребеткән булуына шаккатарлык иде. Әйе, ул чирле, йөрәге чирле, шуның аркасында читкә чыгып китәргә дә җөрьәт итмәде. Авылда өйләнмәгән, акыллы егетләр шактый, җитмәсә. Әнә Җамали малаен гына ал. Газда эшли. Акчалы. Кыз артыннан килеп тә, йөреп тә карады юкса. Юк, яратмады шуны. Ә шул төрмә кошын нигәдер үз итте. Юләр! Җиде ел көтте бит шуны! Ничә тапкырлар янына барды, качып барды. Апаларына кунакка барам, дип, калага чыгып китә дә атналар буе шунда ята, төрмәгә свиданиегә йөри. Ярата, имеш! Ярату шундый була микәнни соң?!

      Гарифның аты тирмән янына барып туктады. Раушания: «Әти, мин озак тормыйм», – дип, сарык тиресе җәелгән арбадан шуып төште дә урам аша иң беренче тыкрыкка кереп китте. Ат тезгенен рәшәткә баганасына бәйләп торган Гариф абзый, авыр сулап, моңсу гына аның артыннан карап калды…

      Нигәдер ашыгып барды ул. Алар инде өч көн күрешмәгәннәр иде. Ә аңа ашыгырга да, чабарга да ярамый. Өйнең бусагасыннан атлап кергәндә, бик нык йөрәге какты, тыны кысылды. Ул кергәндә, Кәримә әле һаман да оныгы янында тәмләп чәй эчеп утыра иде. Кыз, аны күргәч, бер мәлгә югалып калды, кызарынды…

      – Ай… исәнмесез…

      – Раушания! Кер! – Инсаф аны күргәч исе китте һәм тиз генә ашаган урыныннан сикереп торды. Киләсен белдереп, хәтта кесә телефоныннан да шалтыратмады.

      – Кер, әйдә! – дип кыстаган булды аны Кәримә. – Мактап йөрисең икән. Күчтәнәчтән авыз ит.

      – Рәхмәт! Мин… бүген килергә дип уйламаган да идем. Әти тирмәнгә он тарттырырга бодай алып менде. Нигәдер аңардан каласым килмәде. Килмәскә иде… име…

      – Юк, син нәрсә! – диде Инсаф, аның кулыннан алып. – Бүген мин болай да синең артыңнан төшәргә дип тора идем әле. Шалтыратам, телефоның недоступен. Бүген миндә, беләсең килсә, аулак өй, яшьләр җыела…

      Төрмәдән кайтканнан соң, дусларын, туганнарын, танышларын җыйнап өендә кунак итү уен Инсаф күптән башына кертеп куйган иде. Кайтуга ук кунак җыя алмады, ничектер килеп чыкмады. Аннан әлегә эше дә юк, акча яклары да такыр. Дәү әнисеннән мәҗлескә акча сорарга яхшысынмады, ашарлык-эчәрлек кенә ул аңа болай да биргәләп тора иде. Шуны аңлаган авыл яшьләре мәҗлесне, ягъни аулак өйне, үзләре оештырырга булдылар. Хәзергеләр бер җыелып сыйлануны