Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

туганым, Аллага шөкер, ул инде тиздән башлы-күзле булырга тора. Ходай аларның икесенә дә бәхет өләшсен! Сылу белән инде без гомергә аралашып яшәдек, яхшы дуслар булдык. Егет белән кыз арасында дуслык була алмый, диләр, була, ник булмасын, менә бу безнең дуслык шуның бер матур үрнәге булып торадыр. – Сылуның иңеннән җиңелчә генә сыйпап, ул аның янында утырган үзбәк егетенә ишарә ясады. – Гафу ит, иреңнең исемен белмим…

      – Шамил! – диде Сылу. – Үзбәкстаннан килде…

      – Шамил түгел, Шаман ул! – дип көлде тешсез Хәсти.

      – Да-у… Хасти… дурус айта! – диде Шаман, аз гына да үпкәләмичә.

      Аракыны якын дусты итеп күргән Хәсти, Инсафның тост әйткәнен дә көтмичә, рюмкадагы эчемлекне гопылдатып эчеп тә куйды. Аның һәр адымын тикшереп торган Хәмдия, ярсуланып, аңа усал гына карап куйды. Шук юләр шундук телләнә башлады һәм, тамак астына чиртеп, Инсафның тостын тыңларга әзерләнгән үзбәктән:

      – Карале, Шаман, сездә бу нәстәне тоталармы, юкмы? – дип сорады. Хәсти маймыллана: ул аның белән бергә фермада эшли, аның аракы белән дус түгеллеген дә, үзбәк халкының ничек һәм ни күләмдә эчкәнен дә әйбәт белә, бу очракта ул, кызык табып, фәкать публика өчен генә уйный иде…

      – Үзем үчмәгәч, низнай, айталмыйм! – диде үзбәк, алдында торган рюмканы читкә этеп.

      – Сездә чәйгә салып эчәләр икән аны! Мин шулай дип ишеттем.

      – Җитте инде, бүлмә кешене! – дип кычкырды аңа Хәмдия. – Әйтсен сүзен!

      – Хәсти белән без бергә уйнап үстек, бер класста укыдык, – дип дәвам итте Инсаф.

      – Тиңдәш, без синең белән гел сугыша идек, име?

      – Свулыч, – дип кычкырды ул аңа, шаяртып. – Син бит минем битемә агач шәйбе атып, борынымны җимердең. Шуның эзе менә әле дә тора…

      – Ә син, агач кылычың белән селтәнеп, чак кына күзне чыгармадың… уң күзне… әле дә шул күзем тартышып тора, – дип көлде Хәсти.

      – Хәмдия белән сезнең мөнәсәбәтләр ничектер, анысын белмим… – диде Инсаф.

      – Өйләнешергә торабыз әле, – диде Хәсти. Әйе, ул шулай әллә кем булып кыланырга ярата иде.

      – Да-а-а!

      – Ие… арттан йөри, малай, ал инде мине, дип!

      – Кем?! Минме? – Хәмдия чәчрәп торып басты һәм кулына тоткан рюмкасы белән селтәнде. Хәсти куркып, башын иеп калды. Табындагылар көлештеләр. – И җаным, син җүләргә кияүгә чыкканчы, мин лучше Чурныш урысына чыгам!

      – Ярар, көлештек, аңлаштык, – диде Инсаф бу юлы басынкы, калын тавыш белән. Табын тынып калды. – Минем нәрсә әйтәсем килә. Сез минем кайдан кайтканымны барыгыз да яхшы беләсез. Һәм инде… ни өчен утырганымны да беләсез. Бер гаепсезгә утырдым мин, бер гаепсезгә. Ни өчен шулай килеп чыкканын сезгә сөйләп тормыйм, тора-бара барысы да ачыкланыр. Иң мөһиме ул түгел. Утырганда, исән-сау гына авылга кайтып җитә алсам, дусларны, туганнарны җыйнап, бер чәйләп утырырбыз, дип хыялланган идем. Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттым. Һәм менә күрешү минутлары да килеп җитте: мин кабат сезнең янда, дусларым, сезнең янда! Мин бу дөньяның явызлыгын да, яманлыгын да җитәрлек күрдем. Мин менә шушында, туган авылымда, туган нигеземдә калырга