Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

бетер… дәвәни.

      – Яшьтән… чирле кыз бит ул. Әниеңнеке күк… йөрәк паругы аңарда. Ничек шулай кабатлана соң бу язмышлар, ә?!

      – Әйбәт кыз ул. Күңеле яхшы.

      – Яхшыдыр… әйтмим…

      Раушаниянең йөрәк авыртулы икәнен Инсаф күптән белә иде. Ләкин аның авыруына ул артык игътибар итмәде… Раушания бармы – бар, исәнме – исән! Яшь кешегә тагын ни кирәк!

      – Төрмәдә утырганда, ул гына килде минем янга, дәвәни, – дип, ни өчендер аклангандай әйтте ул. – Ул гына йөрде свиданиегә, ул гына передача ташыды. Андый кешене мин хәзер ничек итеп читкә этәрә алыйм соң?!

      – Анысы шулай инде…

      – Ярата ул мине, дәвәни.

      – Ә син үзең?

      Инсаф җавап бирмәде, «әйе» дип, баш кына селекте. Кәримә башын чайкап, авыр сулап куйды. Билгеле, ул оныгына каршылык ясарга омтылмый, ә бары тик аңа бәхет кенә тели иде. Ләкин андый хәтәр чирнең ахыры ни белән бетәчәген ул, авыру бала үстергән ана буларак, яхшы белә иде. Алар нәселендә гомерендә (ире ягыннан да!) йөрәк авыруы белән интегүчеләр булмады. Зөмәрә исә туганда ук йөрәк өянәге белән туган. Башта аны авырый дип беркем дә уйламады, бары тик сабыйга биш-алты яшьләр тулгач кына, йөрәк үзен сиздерә башлады. Приступлары башлануга ук, кыз баланың тыны бетә, йөрәге кага башлый, йөзе агарынып, соңрак хәтта зәңгәрләнеп тә чыга. Йөрәк өянәгенә операцияне яшь чакта ук ясыйлар, ләкин Кәримә кызына операция ясаттырмады, нигәдер курыкты. Каладан кайткан бер туганы, авыруларның сиксән проценты пычак астында үлә икән, дип сөйләп куркыткач, алар операциядән баш тарттылар. Соңыннан үкенде үкенүен, ләкин соң булды. Зөмәрә гомере буе дару эчеп яшәде. Әле шул килеш тә ике бала тапты. Берсе үле туды, икенчесе, Аллага шөкер, исән, ләкин анысының яшьтән үк менә бәхете генә булмады. Ә язмышлар үч иткән сымак кабатланып тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк авыруы белән чирле икән…

      Ләкин яраткан кызларын төрмәдән кайткан егеткә кияүгә бирергә аның әти-әниләре каршы иде. Алар аңа әле һаман да кырын карыйлар иде. Әйе, ул армиядән кайтмады, төрмәдән кайтты. Авыл халкы нигәдер шикләнә андый кешеләрдән. Ә бит төрмәдә утырып, Инсаф начар якка үзгәрмәде. Начарлыкка, әшәкелеккә өйрәнмәде. Ул анда да чын ир-егет булып калды. «Блатной»лар арасында аңардан көлеп, аңар мыскыл итеп караучылар да табылды. Янәсе, чын зэк бил бөгәргә тиеш түгел. Ләкин ул беркемгә дә һәм бернигә дә карамады. Кая куйсалар, шунда хезмәт итте. Цехта тимер койды, соңыннан корыч сетка бәйләде. Тагын шунысы да бар: хезмәт иткәч, вакыт та тиз уза. Әгәр дә үзеңне төрмәдә беренче көнне үк шулай куймасаң, анда яшәве икеләтә, өчләтә авырая. Билгеле, Инсафка карата провокация ясаучылар да булды: тоткыннар арасында гына түгел, конвоирлар арасында да. Авыр булса да түзде, күз яшен түгеп ятмады һәм өметен дә өзмәде. Аны иң элек өмет яшәтте, авылга кайтып, кешечә яшәү өмете яшәтте. Төрмәгә эләккәндә, ул әле борын астына мыек та чыкмаган бер нәүмиз яшүсмер генә иде, ә ул аннан чын ир булып чыкты.

      – Раушания өчен борчылма син, – дип тынычландырды ул дәү әнисен, – әнкәйгә операцияне вакытында ясаткан булсак, ул бүген дә әле безнең янда утырган булыр иде. Мин Раушаниягә операция ясатам. Калада бер шәп профессорым бар минем.