Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

китте. Мәхмүт Инсафка анасы ягыннан туган тиешле кеше иде. Алар балачактан ук бер-берсенә «туганым» диеп яшәделәр, кыскасы, бергә уйнап үстеләр. Аларның дуслыгы Инсаф төрмәгә утыргач кына өзелде. Мәхмүт әллә кайларга ыргылмады, армиядән кайтуга ук, райондагы милиция бүлегенә эшкә урнашты. Озак кына өйләнмичә йөргән иде, инде менә үзеннән биш яшькә кечкенә Алсинәгә өйләнергә булган. Кәләш тә тумышы белән шушы яктан, шушы авылдан. Инсафның Мәхмүткә әзрәк үпкәсе бар: төрмәгә утыргач, ул туганын бөтенләй онытты. Соңрак ул аны үзенең эчке органнарда хезмәт итүе, милициядә тоткыннар белән аралашуны бигүк хуп күрмәүләре белән аңлатырга тырышты. Инсаф бар булган үпкәләрен авылга кайтуга ук онытты, Мәүмүт белән кабат дуслашты. Хәер, туганы әллә ни эреп китмәде, шулай да Инсафның чакыруына каршы килә алмады.

      Кунакка аның белән бергә укыган яшьтәшләре дә килде: Сылу, Хәмдия һәм Хәсти. Алар барысы да авылда яшиләр. Хәсти белән алар бер класста һәм хәтта бер партада утырып укыдылар. Ул бик тә авыр укыды, дәресләрен дә гел башкалардан гына күчереп яза торган иде. Инсаф, отличник ук булмаса да, «дүрт»ле һәм «биш»легә генә укыды, шуннан түбән төшмәде. Нәселләрендә әбисе (сүз Хәлимә турында бара) укытучы булгангамы, әллә үзе бик башлы булып тугангамы егет мәктәптән яхшы аттестат белән чыкты. Хәстине исә көч-хәл белән тартып чыгардылар. Шуңа күрә дә ул читкә китәргә ашыкмады, башта комбайн ярдәмчесе булды, аннан, авылга инвесторлар килгәч, фермага терлек караучы булып урнашты. Бүген ул фермада сыерларның асларын чистарта, ат җигеп, тирес чыгара. Холкы белән ул – шактый шук, мәзәкчән һәм күңелле кеше . Тиктомалдан гына берәр кызык нәрсә сөйләп куя да, көлдерә-көлдерә, арт ягыңа утыртып китә. Ул әле һаман да өйләнмәгән, өйләнергә уенда да юк бугай. Авылдагылар аның турында, бик яшьли кияүгә чыгып, ике баласы белән тол калган Хәмдия тирәсендә чуала икән, дип тә сөйлиләр. Сыер савучы Хәмдия Инсафтан бер класска югары укыды, мәктәпне алданрак тәмамлады. Ул Инсафлар урамында, ике йорт аша гына тора, алар хәзер бер-берсе белән һәр көн диярлек күрешеп, исәнләшеп китә торганнар иде. Хәмдия – җор күңелле, сүз эзләп кесәгә керә торган хатын түгел, әйтсә сүзен чартлатып әйтә торган кеше. Бу яктан алар Хәсти белән бик тә охшашлар, икесе дә бертөрлерәк булгач, бер-берсенә төрттереп алып бәхәсләшергә һәм хәтта ачуланышырга да күп сорап тормыйлар. Сылу, Инсаф белән яшьтәш булса да, ул авылда түгел, район мәктәбенә йөреп укыды. Бишкүлдән районга биш кенә километр, шуңа күрә бик күп балалар шунда укыды. Ләкин Сылу, нихәтле генә яхшы укыса да, калага китәргә ашыкмады, салада калды. Педагоглар тәрбияли торган училищеда экстерн белән генә укып чыкты да, авылга кайтып, балалар бакчасына эшкә урнашты. Башта ул Мостафа атлы авыл егетенә кияүгә чыкты, ләкин ул бик нык эчә һәм сугыша башлагач, аңардан аерылды. Мостафадан ул бер ир бала да тапты. Мостафа Сылу белән аерылышырга теләмәгән, хәтта бер мәлгә эчүен дә ташлап торган, янәдән кушылуны сорап, аңа килеп, ялынып та караган, тик хатын барыбер ризалашмаган. Бер кискән икмәк телеме кире ябышмый, янәсе. Шуңа җавап итеп, ул Сылуны бик нык мыскыл итеп, каргап киткән һәм әнә шуның каргышы яшь балага төшкән, диләр. Шуннан соң өч яшьлек бала озак тормаган, җан тәслим кылган. Дөресме бу, юкмы, анысын тәгаен генә беркем дә белми. Шул хәлдән соң хатынын каргаган