Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

яшьләргә сәер генә карап-карап торды да болай диде:

      – Әй балалар, ничек каршы килә алам, ди, мин сезгә. Риза мин, риза… тик… – Яшьләр бер мәлгә сагайдылар: карт кеше ни генә әйтмәс. – Бер-берегезне хөрмәт итегез, рәнҗетмәгез! Рәнҗеш һәрчак каргыш булып төшә, шуңардан сак булыгыз! Сәламәт йөрегез! Хәер-фатихам шул сезгә, балалар. – Соңгы сүзләрен карчык Раушаниягә ишарәләп әйтте. Кыз аны аңлады, үпкәләмәде, карчыкның сүзләрен кирәк нәрсә, хак вә дөрес нәрсә итеп кабул итте.

      – Менә күрәсеңме, барсы да җиңел хәл ителде, – диде Инсаф, дәү әнисе өйдән чыгып киткәч.

      – Ә мин ышанмыйм, – диде аңа Раушания.

      – Ышанмыйсың? Кемгә?

      – Сиңа.

      – Миңа?

      – Син мине яратмыйсың. Син минем белән уйныйсың кебек.

      – Мин? Уйныйм?

      – Инсаф!

      – Әү, җаным?!

      – Үзеңне көчләргә кирәкми. Сөю йә ул бар, йә юк…

      – Җаным, син нәрсә инде?! – Әйе, ул йөргән кызының холкын яхшы белә иде. Болай карап торырга гына гади, сабыр кеше кебек тоела ул, ә эчендә исә аның әллә нинди давыллар, җен-пәриләр уйный. Шулхәтле сизгер, ихлас һәм нечкә күңелле бит ул, аның белән уйнап, аңа ялган сүз сөйләп тә булмый. – Дәвәнидән кала, син минем бердәнбер якын кешем. Син – чын кеше. Син мине ташламадың, миңа хыянәт итмәдең. Төрмәдә утырганда, мин үз-үземә сүз бирдем: исән-сау котыла алсам, чыгуга ук Раушаниямә өйләнәм, дидем…

      – Үз сүзләреңне үзең үк раслыйсың түгелме? Мин синнән аерылмаган, мин сине ташламаган өчен генә үз-үзеңә сүз биргәнсең, антлар эчкәнсең. Бу бит әле чын ярату дигән сүз түгел, Инсаф?!

      – Юләрем! – диде ул, сөйгәнен кабат кочып. – Сине яратмыйча мөмкин түгел.

      – Син мине кызганасың гына кебек. Ә кызгану белән ярату ул – икесе ике нәрсә. Мин бит сәламәт кеше түгел, син беләсең… Моны хәтта дәвәниең дә белә…

      – Белсә нәрсә?

      – Җәфаланма минем белән, тап үзеңә тиң кешене! – Раушания, Инсафның кочагыннан ычкынып, читкә атылды һәм нәрсә белән бетәр бу дигәндәй тынып калды…

      – Ә мин таптым инде.

      – Кем ул?

      Инсаф озак кына дәшмәде. Ул уйнады, билгеле. Раушания аңардан җавап көтте, куркып, сагаеп көтте.

      – Син! – дип кычкырды егет һәм шундук кызны күтәреп тә алды. Раушаниянең кинәт кенә чырае агарды, сулышы капты. Егет аны тиз генә караватка утыртты.

      – Бүтән алай эшләмә, яме! – диде кыз.

      – Ни булды?

      – Йөрәгем урыныннан куба дип торам…

      – Гафу ит, чамаламадым.

      – Зыян юк… ай… тәмам башым әйләнде минем…

      – Мин сине аңламыйм! – Инсаф кызның алдына тезләнде. – Кем син? Минем өчен кем син? Таш камерада утырганда, гел сине генә уйладым, синең белән тизрәк күрешү турында хыялландым. Син миннән ерак булдың, ләкин син шундый якын идең. Менә хәзер син минем янымда, тик син миннән нигәдер еракта, каядыр бик еракта сыман…

      – Әйе, бер еракта, бер якында… Нишләп шулай соң ул, Инсаф, нишләп?

      – Белмим шул, җаным, әгәр белсәм икән…

      Раушания, ашыгып, диварда текелдәгән күкеле сәгатькә карап алды. Әле генә учын йөрәгенә