Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

Сагаеп тыңланды. Идрис ишек шакый кебек иде. Ул, үрелеп, балтасын капшады һәм балтаны сабыннан тоткан килеш таң аттырды. Иртән абзарга чыгып сыер саварга чүмәшкән генә иде, печәнлектә сагалап торган ир аның өстенә сикерде.

      – Ну, сытам, хайван! Ник төнлә бикләндең?

      Идрис аны җиргә егарга маташты, сөт чиләге бер кырыйга тәгәрәп китте.

      – Хайван! Үзеңә генә бит хәзер, Әсмабикә белән уртак түгел, әйдә, рәхәтен күр…

      Хатын бирешмәде, кибеттә капчык күтәреп ташый-ташый беләкләре ныгыган иде, карачкыны селтәп атып, сыер артына посты.

      – Сыерыңның эченә пычак тыгып, эчәкләрен агызам, кил! – дип, тамак төбе белән үкерде Идрис. Чынлап та, аның кулында пычак ялтырады.

      Ходай җиткергәндер, шул чакта капкага даң-доң бәрә башладылар. Чырае көл төсенә кергән Идрис тиз генә печәнлеккә шылды.

      «Килделәр, – диде Җәмилә, җиңел сулап. – Милисәдән килделәр. Йортның астын өскә әйләндерсеннәр, тапсыннар шушы ерткычны!»

      Ләкин дөбердәтүче Рокыя иде.

      – Ниткән капка бикләү ул?! – дип тиргәнде туганы. – Әллә баюың җиттеме? Кибетеңнән яшник-яшник мал ташыйсыңдыр, мужыт. Аракың да күптер. Җыйма, синең кәнфит суырырга – балаларың, аракы эчәргә ирең юк. Фәхретдин сәләмәсе нәүмизләтте үзеңне. Юньле хатын, әнә минем Вәсиләм кебек, итәк тутырып бала үстерә. Әле һәммәсе көтүләре белән кунакка кайттылар. Ире, ичмасам, күгәрчендәй гөлдери, Вәсиләм, дип кенә тора. Бир әле кунакларыма пешереп ашатырга берәр чиләк бәрәңге, бурычны яңа уңыштан түләрмен.

      – Бирәм, апа җаным, капчыгы белән тутырып җибәрәм, – диде хатын, эченнән генә коткаручысына рәхмәт укый-укый. – Бәрәңгем күп, бетсә, тагы кил.

      – И рәхмәт яугыры, эреләрен генә сайлыйм әле, – дип кинәнеп баз ягына юнәлгән Рокыяның юлын бүлде Җәмилә:

      – Сыер сөзәр, туганым апа, ишегалдында гына көт. Хәзер, үзем апчыгам.

      Рокыяны озаткач, ул, сәнәк тотып, ишек янына килде. Үзалдына сөйләнгәндәй:

      – Син мине бергә йокларга кыстама, – диде. – Өемә бәреп керүең генә җитмәгән, җаныма да шакшы аягың белән узарга маташасың. Ирем түгел син, дидем ич.

      – Кем соң, ахмак?

      – Анысы миңа караңгы. Ирем түгел тек түгел.

      – Фу, мисез! Һаман Әсмадан көнләшәсеңме? Мен яныма, мен, дим.

      – Һай, аңламасаң да аңламассың икән! Йөзләреңне күрәсем килми-и, – дип ыңгырашты Җәмилә. – Килми-и! Бизүләрем бизмәннәргә салгысыз.

      – Карчык, әй, карчык, – диде Идрис, усаллык белән җиңә алмагач, тәмле телләнеп, юмалап. – Хет бер генә тапкыр күр инде иреңнең күңелен, ә? Яратып кына кочакла, ә?

      – Әсмабикәң иркәләсен, – дип, хатын шапылдатып ишекне япты, келәсен шудырды.

      Халык Сабантуйга җыена иде. Җәмилә дә сату белән чыгарга әзерләнә башлады, кибетнең тышкы ягына «ябык» дип язып элде. Әмма, язган язуны күрми-нитми айкала-чайкала, бусагадан Әсмабикә тәгәрәп керде. Ул исерек иде, яртылаш прилавкага авып:

      – Нит әле син, язгы гөлем, ярты кила кәнфит үлчә, – диде.

      Аны куып җибәрү бик мәшәкатьле булачак иде, Җәмилә сүзсез генә кәнфит үлчәде. Тик салмыш хатын китәргә ашыкмады.

      – Төнә