Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

килмешәкләре, телегезне дилбегә буе озайтмагыз, бөкрегезнең бөкресен турайтырмын, турыгызның төз гәүдәсеннән көянтә бөгәрмен.

      Шул чакта акылга сай каенсеңел яртылаш бөгелеп өйдән чыкты.

      – Абый, – диде ул, еламсырап. – Син бая чыбыркы түтәсе белән аркама төйдең-төйдең, ә бөкрем никтер тураймады.

      – Кансыз, – диде Җәмилә, каенсеңлесен кызганып. – Ичмасам, бу гөнаһсыз балага кул күтәрмә. Нинди ачуларыңны аласыңдыр?!

      – Сез кыз-катын сәләмәсен чүплеккә себереп түгәсе.

      – Әсмабикәне генә калдырып. – Хатын телләшә башлавын сизмәде.

      – Җанашны күрмәгәнгә утыз көн, – диде Идрис, күз дә йоммыйча.

      – Утыз минут диген. Абзарда кемне кысканыңны оныттыңмы? – Җәмилә, ире йодрыгын төйнәп өстенә ташланганчы, тезеп калырга ашыкты: – Сөйлиләр, көлеп сөйлиләр сезне. Көннән күзегез дә оялмый икән. Төнлә нәфесегезне очлагыз хет, кешедән яшеренеп.

      Шаккатарлык хәл, Идрис сукмады. Ачудан кашлары маңгаена сикереп менсә дә, ат җигүен белде.

      – Ирләр эшли торган эшнең оятын тапкан берәүсе. Тфү, анаңны! – диде ул, сүгенеп. – Әсма белән булышма да, ярышма да син. Үзеңнең кем икәнеңне чамала да тик тор.

      – Кем соң мин? Әйтеп бетер.

      – Чүп, – диде ир, төкеренеп. – Сиңамы Әсмага тиңләшергә! Аны ярсаң, өч хатын чыга.

      – Шуңа гына өйләнәсең калган, абый. – Бөкре каенсеңел аркасының авыртуын онытып көләргә тотынды. – Өч хатын эшләр иде йортта, ату килен апа белән икәү генә өлгермибез. Өч хатын белән чиратлашып йоклар да идең.

      – Прәс, бөкре мәче, олы кеше сүзенә катышма.

      – Синең сүзең олы кеше сүзе түгел, – диде кимсетелүдән җаны әрнегән Җәмилә. – Адәм актыгы гына хатын-кыз хурлый.

      4

      Күзе-башы җимерелгән ир аны ишектән кергәндә үк чәйнәп атты:

      – Төн ката кайда себерелдең, эт сыңары? Мин төрмәдә чакта гүпчим тугарылдыңмы әллә? Буып күлгә батырасы әнчек!

      – Печәнлектә йокладым, – диде Идриснең кесәсеннән пычак тартып чыгаруын күреп өне алынган хатын. И Раббым, Фирдәвесне ире Сәгыйт баскыч төбендә суеп ташлаган иде бит… Классташ Фирдәвесне… Туганыннан көнләшеп… Бу да… имансыз… Кычкырырга да өлгермәссең… Күрше-күлән дә ишетмәс… – Берүзем йокладым, – диде аркасына тир бәргән Җәмилә. – Берүзем, ялгызым…

      – Берүзең түгел, черегән ми! Сыер белән, – диде Идрис, пычагын кире кесәсенә шудырып. – Сиңа кем карасын?! Катыкка буяп ыргытсаң, ни ач эт тә яламас. Мин ир исе иснәтмәсәм, бөрешеп картаер идең. Хәер, тукта, тукта, кичәгенәк күземә матур сымак күрендең. Ну-ка, бырат! – Карачкы күзләре белән аңа кадалды. Авызы колагына хәтле ерылды. – Минсез яшәү килешкән димме. Тәнеңә ит кунган димме. Гәүдәңнең сылулыклары дим, ә, карчык? Йә, кил әле.

      Җәмилә аны кулы белән этәрде:

      – Капкада кеше бар!

      Качкын, йомран кебек, җитез генә «оясы»на чумды.

      Капка белән җил генә шаяртып уйный иде. Хатын иркен сулады һәм, идәнгә иелә төшеп:

      – Синең капчыгыңда нәмәстә ул? – дип сорады.

      – Тимер-томыр, – диде астагы тавыш.

      – Алтын-мазар