Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

бизеп, аңа якынайганда гына, ул тота да Чистайга сыпырта, имеш. Бит Идрис, ач сыер сыман ашарга эзләп, чит болынга китәчәк! Көн кебек ачык лабаса бу! Күпме кыен татыганнан соң янә кавыштырсынмыни Җәмилә аларны?!

      – Кыстамагыз, Мөхәммәтшин абзый, – диде Җәмилә, үртәлүдән иреннәрен бөрештереп. – Бүтәнне җибәрегез.

      – Ник бармыйсың, Баязитова? Чабуыңа ун балаң тагылмагандыр бит?! Яшь вакытта укып, һөнәр алып кал.

      – Иту белмисез инде ник бармаганны.

      – Йә, әйт әлсә, әйт, Баязитова, тел яшергән оялчан килендәй кыйланма, – диде рәис, аның авызыннан сүз җебен тартып.

      – Идрис ялгыз кала, Мөхәммәтшин абзый, шул гына… Җитмәсә, Әсмабикәдән арынган чаклары.

      – Ничек «арынган»?

      – Чапмый дим инде аның артыннан, ташлады Әсмабикәне. Төнлә гел өйдә була, – дип, көч-хәл белән аңлатты Җәмилә.

      – Ә-ә, вәт син кая суктырасың икә-ә-ән. Менә мин сиңа әйтсәм әйтәм, Баязитова. Кемгә охшап бу тиклем беркатлы соң син? Аңгыра дисәм, хатын-кыз, үпкәләтермен. Анаң да, атаң да акны карадан аералар иде сана. Өстерәлә синең ирең Әсмабикә белән, вәт шул. – Мөхәммәтшин бармагы белән тәрәзә пыяласындагы тапны ышкыды. – Көпә-көндез өстерәлә. Аның өчен озын-кыска төннәр кирәкми, алмам. Өч минутлык эш ул, әбәт арасында да эшләнә торган эш. Сыйфат сорамыйлар бу вакытта, тизлек кенә сорыйлар. Кичә генә абзар стенасына терәлешеп маташтыралар иде, басып кына, аягүрә генә. Иреңнең шәрә артына ата чебен дә кунган иде әле.

      – Ата чебен сасы ис ярата шул, – дип шаркылдады шофёр Сәлим.

      – Төшәм, – диде Җәмилә, ишек тоткасын боргычлап. – Җәяү генә кайтам, башым сызлый.

      – Ихтыярың, Баязитова. Авылга әллә ни ерак калмады, минем тәкъдимне уйлап-исәпләп, җилләнә-җилләнә тәпиләрсең, төш, – диде Мөхәммәтшин.

      Бу хурлыкка түзәрлек түгел иде, хатын җирне тырмап ауный-ауный елады. «Димәк, азгын, хыянәтче ир урлашуларыннан бизмәгән икән, инде ачыктан-ачык типтерә, дөньяга оят җирләрен күрсәтә-күрсәтә типтерә… Ходаем, яшенеңне камчы итеп, ап-аяз көннәрдә суктыр шуны! Тереләй яндыр! Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә… Каргышым артык көчле, артык, артык… Суктырма да, яндырма да, тик нидер кыл инде, нидер кыл шунда, Ходай!»

      Елый-елый күз кабаклары шешенеп, берни күрмәс, берни ишетмәс хәлгә җиткән хатынны кемдер җирдән күтәреп торгызды. Өстеннән тузаннарын какты, бер читкә тәгәрәгән сумкасын кулына тоттырды. Аның янына мотоцикл белән Җәббар Сафин килеп туктаган иде.

      – Тагын ирең кыйнадымы? – диде ул кырыс кына.

      – Кыйнамады, иптәш Сафин.

      – Алайса, нигә елыйсың?

      – Күңелем тулды да… елыйм менә, иптәш Сафин.

      – Кыр уртасында елап утыруың сәер, Җәмилә. Районнан кайтышың мәллә? Тиктомалдан хатын-кыз яшь түкми. Нишләтергә соң сезне, ә? – Сафин аптыраган төсле аның тирәсендә әйләнде. – Ул иреңнең бер тотып иманын укытмый булмас, ахры.

      – Эшең беткәндер ир белән хатын арасына тыкшынмасаң, – диде үксүе басылган Җәмилә.

      – Анысы эш муеннан. Минем карамакта өч авыл. Кайсыдыр төшең белән сеңлемә