Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

– дип, әйтелмәгән сүзләрне эләктереп үк алды Җәббар.

      – Әйдә, урманга китик. Төн кунарбыз.

      Ир ышанмады, кабатлап сорады:

      – Кая, урманга дисеңме?!

      – Нигә гаҗәпләнәсең, Җәббар? Айга димәдем бугай.

      – Акыллым, яңгырдан соң урман бик дымланды, салкын тидерерсең.

      – Машинаңны кабыз. Машинада җылы…

      – Җәмилә, ни бу? Җәмилә, дим, күрсәң дә кача идең, инде «урман» дисең. Ни бу, әйт!

      – Шаярттым гына, – дип, хатын ачкычларына үрелде. – Кайтыйм, Җәббар.

      Кинәт ясалган тәкъдимнән ир исәрләнгән иде.

      – Кызык шаяртасың, Җәмлү. Әллә дим… берәр чәшкә чәй эчәргә өеңә чакырасыңмы? Яңа йортыңны күргән дә юк, мәйтәм. Урамнан гына карап узам. Авылда иң матур өй синеке икән. Үз матурлыгыңны да шунда күчергәнсең бугай.

      Җәмилә дерелдәгән бармаклары белән тыштан ачкычны борды. Аның җавап бирерлек көче калмаган иде. Ике күзе мөлдерәп яшь белән тулды, дөп-дөп йөрәге сикерде. Шулай, шаярткан кебек кенә сөйли дә Җәмилә… Ә эчендә… эчендә яна, тетелә! Бәгырь тетелеп яна! Шаккатудан тел шартлатырсың: очрашканда оялып күзләрен яшергән Җәмлү-Җәмилә, көннәрдән бер көнне оятын суга салып, урман хәтле урманга чакырсын әле! Кем моңа ышана? Урман, димәк, аулак. Агачтагы һәр яфрак яман күзләрдән саклаучы пәрдә төсле. Ә аулакта ир белән хатын нишли? Бер-берсен теләп сусаган иреннәр нишли, ә? Бу ике җан, яшерен утта янган ике җан, куактан куакка сарылып, сандугач сайравын тыңлап йөриме? Әллә… Кирәкми, кирәкми! Җәббар, комсызланып, аңа кул тидермәячәк, кирәкми, килмәгез, начар уйлар!

      – Йә, сау бул, Җәббар. Исән-сау йөр.

      – Чакырмыйсың алайса, Җәмлү?

      – Чакырдым бит, урманга чакырдым. Куркасың бугай…

      – Үртәмә, без бүре нәселе. Сине нигә урман тартканын беләсеңме? Кыргый син, чынлап мәгәр, кыргый! Китмә, көт шушында гына. Хәзер машинаны кабызып киләм. Урманның иң чытырманлы төшенә алып керәм мин сине, кыргый!

      Җәббар фатирына ашыкты. Хатын: «Акылым чәчелде, ахры», – дип, баскыч култыксасына сөялде. Югары очтан, көлешә-көлешә, яшьләр клубка менеп килә иде, ул бер аларга, бер Җәббар тарафына карап-карап торды да, артыннан куган төсле, тар караңгы тыкрыкка таба элдерде.

      Каенсеңлесенең җимерек иске мунча ишеге каерылып ачылган иде, Җәмилә шунда кереп посты. Менә Җәббар капка төбендәге машинасын кабызды. Фара яктысы урамга сибелде. Ул аның кая чапканын күргәндер, мөгаен, тыкрыкка төшә. Исемен генә әйтеп эзләмәсен, бер Аллам! Тып-тын авылның икенче очына кадәр ишетелер. Кычкырмады Җәббар, әкрен генә мунча яныннан узып китте. Инде бар, башыңны иеп син дә өеңә кайт, Җәмлү… Өеңә кайт. Анда сине албасты зарыгып көтәдер. Бу төн – туй төне, диде ул.

      Бу уйдан хатын кайнар табага салган борчак төсле куырылды. Идриснең эчкә баткан саргылт күзләре аны ерактан ук тотып ашый, әрсез куллары күкрәген капшарга үрелә иде. «Юк, – диде Җәмилә, пышылдап кына. – Юу-ук… Җаның-тәнең карышкан тәкъдирдә бер бизгән кочакка ничек елышмак кирәк?! Ник кибеттә генә кунмадым соң әле мин? Адәм хуры, мунчада качып торам. Кемнән качам инде? Җәббарданмы,