Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

бастырып: «Мин инде син кайчандыр селтәп аткан Җәмилә түгел, әгәр йолдызсыз караңгы төннәреңне минем белән бүлешергә өметләнсәң, мең кәррә ялгышырсың. Уртак түшәгемә синең чирканчык гәүдәңне салганчы, баз бакасы салам мин. Әллә бер каткан бәгырьне эретүе җиңел дисеңме? Гыйшкың хәтәррәк иде, имеш. Ул хәтәр гыйшыкның сүнгәненә бишбылтыр лабаса. Үлән үскән сукмагыма аягыңны да бастырмам, бел! – дип ярсып-елап барысын да тезмәкче иде ул, уйларын очлап бетермәс борын урыныннан сикереп тә торган иде, тик акыл бу ниятеннән тыеп өлгерде. Бит Идрис адәм телен барыбер аңламый, аның сүзләренә лычкылдатып төкерәчәк кенә иде. Әле төкерсә генә бер хәер, җаныңда казынып, шул җаныңны мыскыллап тәм табачак. Кирәксә тибеп тә китәчәк. Шул килеш кенә кал инде син, Җәмилә хатын, дәшмә! Авызыңа су кабып йөр. Ничек оялмый, битсез! Күпме канлы яшь түктергәннән соң килә дә гыйшык турында сүз кузгата. Юк, юк инде! Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Әйе, кайчандыр синең күндәм, сабыр хатының булып яшәргә риза иде ул. Ә син аны Әсманың юынтык суларына салып чайкадың. Мине бер тибеп еккач та тартып торгызырга була иде әле. Җәмилә кичерә белә, оныта белә иде. Синең кабахәтлекләреңне дә искә төшереп җәфаламаячак иде. Кая ул! Сиңа Ходай андый сизгерлек биргәнме соң, юк шул, тагын бер мәртәбә – юк. Сине Ходай хайваннан да тупасрак, ерткычтан да кансызрак итеп яраткан. Хәер, нигә мин бу ирне гөнаһсыз ерткыч хайваннарга тиңлим әле. Тугрылык дигән нәрсә ерткыч җанварларда адәмнән дә көчлерәк ләбаса. Алар үз сыңарын бәлагә юлыкса да ташламый…»

      Хатын, күңеленнән генә иргә рәнҗи-рәнҗи, газ плитәсенә ут төртте, аш куйды. Итне күп салды, мул салды. Миңгерәүләнүдән рәтләнмәгән башы: «Нигә бу кадәр ит ашыйм мин?» – дип гаҗәпләнде. Ике кеше өчен ризык хәстәрләүне аның акылы кабул итеп бетерә алмый иде. «Исләремә җил какса, агачында калтыранган көзге яфрак кебек коелам да коелам, и Ходай гынам. Аңа бит пешергән ашың да ярамый, шуннан мең гаеп табып, тәлинкәсе-ние белән йөзеңә бәрә иде. Ник хәзер җиде ятка әверелгән бәндәнең көен көйләп, җаен җайлап ятарга тиеш әле Җәмилә?! Ачтан кукраеп катсын!»

      Эчтән генә ярсыган-дулаган Җәмилә шыплатып газын сүндерде, янә кабызды, янә сүндерде… Утырып аз гына тынычлангач, тагын шырпы алды. «Ярар, дошманыңны ни-нәрсә, ә тәгам белән битәрләү татар гадәте түгел, Алла риза булмас», – дип, хатын токмач камыры басарга кереште.

      …Идрис фермада атлар карый иде. Колхоз, соңыннан баеп, хәлләнеп китү исәбе белән, бөлгенлеккә төшә-төшә, читтән нәселле бияләр кайтарткан, рәис Мөхәммәтшин нарат бүрәнәдән кымыз заводы төзетеп маташа иде. Никтер Идрис белән Мөхәммәтшин бер-берсен өнәми, кара-каршы очраганда, икесенең дә күзендә зәһәр чаткылар биешә иде. Өйдән арандагы бозаулар янына, бозаулар яныннан өйгә йөгереп, дөньяда бүтән төрле уй-мәшәкать, бүтән төрле сукмак барлыгын белмәгән яшь хатын, бигрәк тә гайбәтләрдән ерак торган хатын, каян аңласын ди бу ике ирнең мөнәсәбәтләрен дә, ниләр бүлешкәнен! Эшендә Идрискә бәйләнерлек түгел: мал-туар вакытында ашатылган, эчертелгән.

      Ниһаять, сер чишелде. Беркөнне Җәмилә, рәис