Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

инде, уйлаган уем белән эшләнәсе эшем һичбер вакыт тәңгәл килмәде. Килмәде, килмәде… Башларыңны дәрьяларга салып агызасыңмыни, и Ходаем! Бу газаплар үзеннән үк башланды бугай. Үзеннән, әйе, үзенең җебеклегеннән, мескенлегеннән, кистереп әйтә белмәвеннән. Югыйсә Идрис озата килгән беренче кичтә үк күңеленә беркеткән иде: авылда яманаты чыккан бу егетне бүтән якын җибәрмәскә кирәк. Аны Әсмабикә белән чуала диләр. Холкы да ямандыр, Фәхретдин нәселе бит. Алар кызу канлы, каты куллы бәндәләр.

      Кумады шул Җәмилә. Хәзер искә төшерүе дә авыр: курыкты. Кыз килеш утырып калудан курыкты. Кыз гомере, йомгак төсле, алга тәгәри, яшь һаман бара да бара, тиздән егерме биш тула иде. Иреннән аерылган хатыннар, ичмасам, гайбәтчеләр теленнән кыйналып-сугылып булса да көн күрә, сөю тәме татый. Җаны теләгән ир аларның тәрәзәсен чиертә. Ә муртайган карт кыз кемгә хаҗәт? Бит аның йортын егет-җилән биш чакрымнан урап уза! Япа-ялгыз яшәп, наз-сөюләрсез картаю Җәмиләнең котын очырды һәм ул, ишеттергән сүзләргә дә, «сабыр ит, үз тиңең табылыр» дип үгетләүләргә дә карамыйча, бәхетсез башын Идрисләр йортына илтеп тыкты.

      Туйлар узып атна-ун көн үткәч, фермадан котырынып кайткан яшь ир Җәмиләне бер сәбәпсезгә тукмап ташлады. Акылга сай бөкре каенсеңел аралап алып келәткә өстерәп кергәндә, ул һуштан язган иде. Бөкре, битенә су бөркеп, аның күзен ачтырды.

      – Шундый ул, апаем, тилергән. Элек, сиңа хәтле, мине бәргәләп ачуын баса иде. Һә-һә-һә, мин котылдым, әл-лә-ләү, – дип, кулын чәбәкли-чәбәкли кеткелдәде каенсеңел.

      «Булмый, – диде ул чакта Җәмилә. – Тормыш болай җәбер-әрнүдән башлангач булмый. Бүген үк аерылып китәм. Кеше дөрес сөйләгән: Фәхретдин нәселе рәхәт күрсәтми икән».

      – Шундый ул, – дип, һаман авыз ерды бөкре. – Кулына ни эләксә, шуның белән каезлый. Тишек чиләк белән дә кыйнады мине, дилбегә белән дә, идән чүпрәге белән дә. Нәзек талчыбыгы белән сыздырса, бә-әк авырта. Кара, андай-мондай йортта чыбык-таяк күрсәң, ерак ыргыт. Шундай ул безнең абый Идрис. Син, ачык авыз апа, ник аның күзенә чалындың соң? Икенчеләй бәбәге акайганын күрсәң качып тор. Котырса, бәбәге акая бит аның. Үзенең кем икәнен белми әле ул, миңа «сай савыт» дип акыра. Сиңа да кушамат табар, көт берчак, мачтыр безнең абый кушамат-пошаматка, бә-әк мачтыр.

      «Сай савыт» көянтә-чиләген асып суга киткән арада, Җәмилә чемоданга әйберләрен тутырды. Ләкин капканың бер як тоткасыннан ул тартканда, икенче ягыннан сусыз чиләкләрен шылтыратып кайткан бөкре эләктергән иде.

      – Уф, ачык авыз апа (күр, кушаматны үзе үк кушты!), сулышым тынга капты, бик каты чаптым, – диде каенсеңел һәм Җәмиләнең чемоданы өстенә килеп тә утырды. – Чишмә юлында юан Әсмабикәне күрдем. Юан-юан да, малай, иелсә, кендеге чишмәгә тия. Шул сорашты. Нәмәстә ди, абыең җиңгәңне яратамы, дипме-дип сорашты. Сукмыймы, дипме-дип әйтә. Сукмый, дим, ярата, дим, ышанды тәки. Син тоттырма ялганны, яме? Әсмабикәне күрсәң, безнең Зәмзәмия гел дөресен сөйли, диярсең.

      Көнләшүдән кызарган-бүртенгән Җәмилә чемоданын кире бушатты. Әсма һаман өметен өзми, бәбкә сагалаган тилгән кебек, аның бәхете өстендә