Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

кирәк, ә?

      – Кирәк, олан…

      – Вакытында сине күрмичә, соңыннан гына эзләп тапса, бик кызганыч икән ул, агай, йөрәкне парә-парә телә икән.

      Мунчадан Әлфия бөтенләй үзгәреп кайткан сыман тоелды Әнәскә. Күзләре көлә, йөзе сөенеч белән балкый.

      Урманчы карт:

      – Мине көтмәгез, оланнар, чәй эчегез, кич утырыгыз. Юынырмын да, ләүкәгә тунымны җәеп, ятып йоклармын. Белмисез шул, яшьләр, җылы мунчада төн кунуның рәхәтен! – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып киткәч, ханым, куанычын яшермичә:

      – Менә без икәү генә калдык, Әнәс, икәү генә! – диде. – Мин бая гына уйлаган идем, мунчада юынганда… Сине уйлаган идем. Шуны сизенде бугай безнең мәрхәмәтле картыбыз, икебезгә уртак төн бүләк итте. Син әллә сөенмисеңме? Син әллә бернәрсә дә аңламыйсыңмы, Әнәс? Без аулак өйдә!

      Җаббаровның аны бүлдерәсе килми иде. Сөйләсен ул, туктамасын, сөйләсен дә сөйләсен! Әнә бит ничек сөенә ул бәхетенә. Әнәскә дә рәхәт. Аның да сүзләре күп. Тик ул кычкырып әйтә алмый, бу могҗизадан югалып-таралып калган. Сүзсез генә аңласын иде Әлфия. Берүк сорамасын иде. Хәер, бүген сүзләр артык бугай…

      Әлфия, Җаббаровның уйларын белгән төсле, аңа килеп сыенды.

      – Әллә ниләр әйтеп бетердем. Йөрәгем яна, тәнем яна, ачуланма, яме, бәгърем?!

      – Ачуланам, бик тә ачуланам, Әлфия! – Әнәс иркә хатынны биленнән кочып алды, шашынып үбә башлады. – Син ләбаса инде бу… Син ләбаса, җаным! Теге ситсы күлмәкле кыз бит инде. Бик озак югалтып тордым үзеңне, бик озак… Моннан соң югалтмам инде, җаным, югалтмам!

      …Тәрәзәдән төшкән ай гына икесен дә нурга коендырды. Әлфиянең чәчләре Әнәснең йөзенә сибелгән, ул хәрәкәтсез ята, көлми-шаярмый. Җаббаров та эндәшергә базмый: эндәшсә – аңа бәхетле мизгелләр бүләк иткән, назлаган-иркәләгән, киләчәккә якты өметләр уяткан, илһамландырган, очындырган шушы илаһи зат эреп югалыр сыман иде…

      Менә Әлфия сибелгән чәчләрен җыеп алды, аннан соң, башын ирнең күкрәгенә салып:

      – Бу безнең беренче һәм соңгы төнебез, Әнәс, – дип пышылдады…

      7

      Хушлашырга да өлгермәде Әнәс, җанында мөлдерәп чайпалган сүзләрен әйтә дә алмады – поезд ажгырып Казанга килеп керде. Перрондагы халык, күгәрченнәр сыман, вагоннарга сибелде. Колга буйлы адәмне вагон тәрәзәсеннән үк күреп алды Җаббаров. Рамил, кеше диңгезен ера-ера, алар утырган вагонга табан йөгерә иде.

      «Туктама, поезд, туктама, – дип, тизлекне арттырмакчы булды Әнәс. – Минем бәхетем стансасы арырак әле! Бу минем ачы язмышым тукталышы гына! Син аны йөгереп узарга тиеш идең, аерылышулар поезды!»

      Әлфия дә ирен таныды. Таныды да, сискәнеп, Әнәскә борылды. Шул мәлне халык өере аны, тамбурга табан кысрыклап, урамга әйдәде. Күз йомган арада яшь хатын иренең кочагында иде инде. Рамил хатынын үбеп алганда, Әнәс, ялт кына читкә тайпылып, кешеләр арасына кереп буталды, ләкин ул бар омтылышы белән Әлфия тирәсендә иде. Әнә алар култыклашып перроннан төштеләр дә ашыкмый гына кара «Волга» янына килделәр. Колга буй, җайсыз бөгелеп, машина ишеген ачты һәм куллары белән ишарәләп ашыктыра башлады. Әлфия, кисәк айныган төсле, каерылып артына карый-карый, Әнәсне эзләде. Аның күзенә төенчек-сумкалар