Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

Әйдә керәбез. Чәй куй, урман күчтәнәчләре белән сыйла!

      – Кар беләнме? Минем кардан башка күчтәнәчем юк шул. Әйдә, уз.

      Яшьлекнең кырыкмаса кырык төрле тыкрыгы бардыр, аңлап кара син аны! Ачуланып кара! Әтисенең хисләренә кизәнеп балта чапканда, җанында ни барын каян беләсең? Кызын тәрбияләүне ул хатынының бурычы дип санаган иде. Ялгышның башы, мөгаен, шундадыр. Бәлки, гомер агышында Әнәс үзе дә хаталар җибәргәндер?

      – Ләйлә, син классташ малаең белән хәзер дә дусмы? Теге сиңа хатлар язган малай. Онытмадыңмы әле?

      – Онытмадым, гел исемдә!

      – Нигә, кызым, шулай усал итеп җавап бирәсең? – дигән булды Әнәс.

      – Син аны көндәлек эченнән таптың да: «Күрегез әле, бер юеш борын минем кызыма мәхәббәт сүрәсе сырлаган», – дип көлә-көлә, дусларыңа укыдың. Икенче көнне мин мәктәпкә бармадым, Азатка «юеш борын» дидем.

      – Ул нәрсә диде?

      – Үпкәләде. Гафу үтен, диде. Үтенмәдем. Син бит баш биргәнне яратмыйсың. Әни дә яратмый. Хәзер Азат Нурияне озата, алар гел бергә йөриләр.

      – Ала-а-ай, – диде әти кеше, сузып кына. – Менә кайда икән хатаның башы… Син мине моның өчен гафу иткәнсеңдер бит инде, кызым?

      – Мин ялгыз, әти… Класс малайлары мине футбол уйнаганда гына чакыралар. Ә шоколадны башка кызларга бирәләр. Кинога да, свиданиегә дә – алар белән, мин юк…

      – Вәт хикмәт! – дип гаҗәпләнде Җаббаров. – Кигәнең дә импорт кына инде югыйсә… Нишләп берсен дә каптыра алмыйсың икән?

      Кызы гасабиланып иренен чәйни, күзләрендә яшен сыман нәфрәт чаткысы ялтырый: ул әллә классташына, әллә әтисенә ачулы. Мөгаен, әтисенәдер, әнә ничек сөзеп карый. Шул карашы белән бәгыреңә кадап ала.

      – Әти! Мин Азатны яратам… мин Азатны… уйлыйм, ә син безне…

      Әнәсне каргыш белән нәфрәт дулкынына күмеп, кызы шыңшый башлады. Бала күңеле дә бербөтен дөнья. Аның үз җиле, үз һавасы, үз холкы, үз моңы бар… Син инде анда, дәүләт башлыгы булып, әмерләр чыгара алмыйсың.

      – Кичер мине, кызым, яме. Сөю араннары тарайды димә. Безнең икебезнең дә тоякта ут хәзер. Бәйгене өзеп чабарбыз әле. Елама, кызым. Син һичшиксез яратырсың, яратылырсың. Парсыз калган адәм юк бит ул. Һәркемнең насыйп яры була. Аның белән йә бик иртә, йә бик соң очрашуың ихтимал. Ләкин кече яшьтәме, олы яшьтәме, ул сине барыбер таба икән. Хет Җир шарының икенче ягында бул, хет айда, хет йолдызда яшә.

      – Алдашма, әти. Беркөнне әнигә язган хатларыңны табып укыдым әле. Син кайчандыр аңа: «Югалсаң, океан төпләренә чумып эзләрлек мәхәббәтем бар, җаным-бәгърем», – дигәнсең. Ялганчы син. Кая хәзер ул мәхәббәтең? Әнине дә, мине дә ташладың үзең… Җитмәсә, кызык сүзләр сөйләп утырасың. Йә, дөресен әйт, әнине яраттыңмы, әнине?

      – Яшьлек хатасы, кызым. Яшьлек хатасы һәм яшьлек юләрлеге. Әниең фатирлы бай кәләш иде. Ә минем тулай торакларда яшәп туйган чак. Өйләндем дә куйдым, бәхетем тулып ашты. Ярты ел үткәч үкендем үкенүен, тик терсәкне тешләп булмый шул, соң иде. Син тугач, синең хакка яшисе килде. Ашыктым шул, кызым, ашыктым. Әгәр берәүнең минем аркада Алтынай елгасына төшеп, бәкеләргә чумып, салкын тидереп ятуын белгән булсам, әгәр күрәзәче: «Сиңа мәхәббәт килә, сабыр