Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

миңа бүләк тә бирмәссең». – «Сөбханалла! – дип, битен сыпырган бабай. – Сөбханалла, машалла! Улыма уңган кыз тапмыйча атымны борыйм дигәндә генә, тәки очрады, ә! Тартмамда калган бар нәрсәм синеке, кызым!»

      Атын бар көченә чаптырып кайткан да бу, яучы да җибәргән…

      – Ә без Рамил белән училищеның соңгы курсында танышкан идек.

      – Ул да рәсем белән мавыктымы?

      – Әйе, берара мавыкты шул. Аннан соң таланты юклыгын аңлады да ташлады. Ихтыяр көче зур аңарда. Башка өлкәдә файдалырак булырмын, диде.

      «Ә ишекләр мәсьәләсе?» – димәкче иде Җаббаров, әйтсә, Әлфиянең ярасына учлап тоз гына сибәр иде. Аның ирендә Җаббаровның ни эше бар! Хан сарайлары тышлатмыймы шунда!

      – Йокла син, Әлфия.

      – Йокым качты, Әнәс. Ышанмыйм бит мин.

      – Нәрсәгә?

      – Синең белән икәүдән-икәү генә утырабыз, ә дөнья шундый тыныч, шундый тыныч, әйтерсең оҗмахка эләккәнбез. Бары шәм генә җитми. Әз генә яктылык кирәк.

      – Хәзер, сукыр лампаны кабызабыз, шәмнәреңне сугып ега ул.

      Әнәс мич каршындагы сукыр лампага ут алды.

      Әлфия, дәшми-тынмый гына, юрганга төренеп ятты. Берничә көн элек кенә Җаббаров аны мәхәббәт колы итмәкче иде, хәзер әнә шул әшәкелеге Әнәстән көлә сыман тоелды.

      Ул, күңел хатирәләрен актара-актара, Алтынайны эзләде, тик тапмады, бәлки, тормышта бу аның иң зур югалтуыдыр… Ситсы күлмәкле кызны язмыш аңардан кайчан аерды соң? Шәһәргә килгән елларда ул күңеле керләнмәгән гап-гади авыл егете иде. Таш кала аны бай, чибәр ханымнар белән очраштырды, мактауларга күмелде. Ситсы күлмәкле кыз образы төшләргә кереп азапламады. Бервакыт трамвайда күргән иде ул аны. Күрде дә сикереп торып урын бирде. Бәлки әле, ул кызый Әлфия булгандыр. Күзләрен мөлдерәтеп Җаббаровка карады да ояла-ояла гына утыргычка сыенды. Шундый матур итеп оялды ул! Ситсы күлмәгендәге алсу чәчәкләр, йөгерешеп, ике битенә кунды… Өйләнмәгән яшь егет аңардан күзләрен дә алмыйча карап барды. Яшертен генә артыннан иярә дә төшкән иде, ләкин сүз куша алмады. Кызый сикерә-атлый иске генә тулай торакка борылгач, теләге сүрелде… Фатирсыз-нисез, тулай торакларда башны черетәсе килми, шәһәрдә фатирлы кызлар да буа буарлык иде. Алай да кыз онытылмавы белән шактый озак җәфа чиктерде… Соңра Җаббаров трамвайларда яшь кызларга, гомумән, урын бирми башлады. Соңра… Дөньяларның катлаулы булуын кара син! Колак төбендә Рухия чишмәсе дә челтер-челтер итеп акмый икән хәзер, аны Кара диңгез шавы күмгән…

      «Үстем мин, кыяга үрелдем, ә чишмә һаман түбәннән ага, түбәннән ага… Их, Рухия чишмәсе! Аякны икегә бөкләп яныңа утырасы иде дә, суына манып-манып, шикәр кимерәсе иде! Син ак та ак идең. Теге чакта шик-фәләннәре белән бәгырьне чеметүче классташларымнан яклап калган әдәбият укытучысы, туктап, миңа бармак янасын иде. Битемә төкерсә дә ачуланмас идем. Берничә ел элек кенә кунакханәдә администратордан урын сорап ялынып торганын ишеттем мин моның. Без кәеф-сафа корып өске каттан төшеп килә идек. Теләсәм, мин аңа иң шәп люкс алып бирә ала идем. Ыбыр-чыбыр белән бәйләнеп, дәрәҗәмне киметәсем