Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

киндерләр таптык без. Табышларны ничектер бәялисе иде бит. Хәбиб остазны күтәрү безнең буынга – аның укучыларына тия. Мин әле синең белән дә киңәшмәкче идем, Әнәс. Әллә, мәйтәм, быелгы премиягә Хәбиб аганың өч картинасын тәкъдим итүне сораргамы?

      Җаббаровның бәгырен тагын телеп алдылар.

      – Үлгән кешене зурлаудан ни мәгънә? – диде ул һәм сумкасыннан кипкән балыклар алып өстәлгә куйды: – Сыйланыгыз!

      Аның үзенчә: «Тозсыз сүзләр сөйләгәнче, балык суырыгыз, авызыгызга тәм керер», – диюе булгандыр инде.

      Ләкин Әлфия дә, егетләр дә балыкка орынмады. Өчесе дә Җаббаровның тупаслыгыннан югалып калганнар иде.

      Дәртләнеп сөйләп утырган Ирек, ниһаять, тотлыга-тотлыга сүзен дәвам итмәкче булды:

      – Ү-үткәне зурланмаган с-сәнгатьнең ки-ләчәге ф-фаҗигале б-бетә.

      – Нинди үткәне? – диде Әнәс тә, кабынып. – Кайсы халыкның сәнгать тирәсендә чуалган эте-бете тарих битләренә теркәлгән? Бик беләсегез килсә, сәнгатьтә лидер һәм вак-төякләр бар. Сурәт дөньясының чын йөзен, үткәнен һәм бүгенгесен шул лидер иҗаты билгели. Әнә чорлар агышында күпме художник танылгандыр, ә безнең заманда аларның исеме онытылган. Без рәсем сәнгатенең бер дәверен бары тик берничә исем аша гына беләбез. Йә, әйтегез әле, арабызда берәр бөек сурәтче бармы? Юк! Әле бездә вак-төякләр генә. Ә җыен чүп-чар, бер көнлек исемнәр төяп киләчәккә табан бару – ахмаклык. Шуңа күрә мин Хәбиб абзыйга да зур таләпләр куеп карыйм һәм аны лидерлар баскычында күрмим. Менәр иде, таланты җитенкерәми…

      – Ашыкмагыз, – дип каршы төште Әлфия. Җаббаров аның кара күмер кебек зур күзләрен абайлап өлгерде. – Сез ашыгыч нәтиҗәләр ясыйсыз, Җаббаров. Хәбиб Нуриев талантлы сурәтче иде. Ул җыен әрсезләр арасында гына күзгә ташланмады. Аңа бераз кыюрак булырга иде. Килеп сайлап кына алмасалар, ул бит күргәзмәләргә хезмәтләрен дә бирә белмәгән. Ул артыгы белән тыйнак булган.

      – Иҗат кешесенең чамадан тыш тыйнаклыгы да һәлакәт, – диде Әнәс, бирешмәскә теләп.

      Әлфия дә бәхәскә җиңел генә нокта куючылардан түгел икән.

      – Әрсезлек тә һәлакәт. Чын талант иясе тыйнаклык белән әрсезлекнең кыл уртасын тапсын иде. Бу әле сурәтче өчен бердәнбер кагыйдә димәс идем. Җыр, музыка, шигырь үтемле икән, ул үзе юл яра. Гомумән, сәнгатьтә шәхестән битәр аның иҗат җимеше беренчел, һәммәгез дә бала чагыгызда китап укыгансыздыр. Эчтәлеге әйбәт булса, сезгә шул җитә. Ул китапны кем язуы артык кызыксындырмагандыр. Киндерләрне барлаган чагында, мин талантлы картиналарга юлыктым. Кем кулыннан төшсә дә, аларның югары бәягә тулы хакы бар.

      – Аның остазыбыз икәнен дә истән чыгармаска тиеш ич әле без! – диде Ирек. – Шулаймы, Әнәс?

      – Остаз булган өчен генә тырышасың икән, үзең кара инде. Бервакыт дус булып йөргән берәү миңа рәсемнәрен җибәргән иде. Күз йомып та ясарлык, чүп. Тискәре рецензия язуымны күтәрә алмаган, серкә эчеп үлгән, тинтәк…

      – Димәк, синең намусыңда кемнеңдер вакытсыз өзелгән гомере дә бар, – диде Ирек, тел шартлатып. – Син бүтәннәр иҗатына таләпне зурдан куя идең шул.

      – Ә