Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

сылтау табып, Ирекне вокзалның икенче башына алып китте.

      – Син нәрсә, малай, арбага бишенче тәгәрмәч тактың? Ир хатыннарыннан башка кыз-кыркын беткәнмени? Белсәм, билләһи, дим, ике аягымның берсен атламас идем.

      – Куй инде, Әнәс, вакланма!

      – Син дә бик эредән кыландырма!

      Кычкыртып узган поездлар да, перрондагы халык та – һәммәсе ачу китерә иде.

      – Тынычлан, картлач, Әлфия авырый, үпкә авыруы. Бәлкем, урман һавасы… Тузанлы бүлмәдә эшләгәннән соң файда бирер. Түлке жәлләтә димә. Алайга китсә, калдыра да алам.

      «Тукта әле, Җаббаров. Син бер форсатны кулдан ычкындырасың түгелме? Әлфия үзе сиңа каршы йөгерә! Премияңне хәл ит, дуслашкан бул, тәмле сүз жәлләмә… Тфү, чәнчелсен премиясе, урманы! Туйдырды!»

      – Барсын, – диде Җаббаров, кул селтәп. – Миңа дисә, әллә нишләгез шунда.

      Моңарчы компанияләрнең үзәгендә кайнаган Әнәс купеда да авызына су капкандай утыра бирде. Әлфия ишек ягындарак иде. Тыелып кына көлеп барган була. Нур, гадәттәгечә, буш сүз сөйли, аңа тыңлаучы кирәк.

      – Берзаманны минем бабайны шофёрлар курсына укырга җибәрәләр, малай. Әле ул чакта машинаның хикмәтле чагы. Аны йөртү түгел, тотып карарга да куркалар. Башта бабай карыша, фәлән-фәсмәтән, яшьләр укысын, мин карт инде, ди. Син – тимерче, тизрәк күнегерсең, диләр моңа. Мәсьәләне кабыргасы белән куялар. Нишләсен бабай?! Китә бу, исән-сау гына курслар тәмамлап, такта әрҗәле машинага утырып, авылга кайтып та керә. Авылдашлары, кәнсәләр янына җыелышып, кул чаба-чаба каршы алалар. Патшаны да болай каршыламаслар, бабай иң дәрәҗәле кешегә әйләнеп куя.

      – Әйдә, Исламетдин, урам әйләндер инде безне, – ди икән председатель, мыек бөтереп, һәм авылның җитәкче саналган бар кешесе әрҗәгә төялә.

      Гел турыдан гына сыпырта икән бабай. Әле рәтләп машинаның кайбер детальләрен дә белеп бетерми икән. Шулай күңелле генә йөри торгач, бу, рульне бора алмыйча, выжылдап, икмәк амбары эченә кереп баткан. Кергән мәлгә чыгып та китәр иде, амбарның икенче башында капчык-капчык бодай өелеп ята, ди.

      – Дәлше-бүлше машина бармый, – дигән бабай, көрсенеп. – Капчыклар мишәйт итә.

      – Капчыкларны амбардан ташырга! – дип әмер биргән председатель.

      Барысы да, тирләп-пешеп, бодай ташырга тотынган. Юл чистарган, амбар такталарын кубарып ташлаганнар да чыгып киткәннәр. Бабай, мәрхүм, машинада артка чигендерә торган тоткыч барлыгын бөтенләй оныткан икән!

      «Әй кызык та соң! Синең дә, Нур, бабаңнан артык төшең юк. Гел алга йөгерәсең, ә үзеңнең тормозың ватык. Сине туктатып, Хәбиб абзыйның картиналарын белешәсе иде. Шул чакта, мөгаен, авария булыр иде», – дип елмайды Җаббаров һәм киная белән:

      – Бабаң үлгәнче машина йөрттеме инде? – диде.

      – Юк, – диде беркатлы Нур. – Бабайның якын дусты – ат караучы Шәех абзый, көнләшеп, тәки машинадан биздергән моны.

      «Менә бит, ахыры ничек кызганыч бетә, – дип уйлады Җаббаров. – Сине дә кыек-мыек эшләрдән биздерәсе иде».

      – Хәбиб ага оста шофёр иде, тик бу шөгыленә вакыт тапмады, – диде ул. – Аны без тәмам тышаулаган идек. Хәтерлисеңме, Әнәс, ул өр-яңа