Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

торган арада, хатыны трубканы куярга өлгерде. Йорт бүлделәр, мал бүлделәр – икесе дә җиңел эшләнгән иде. Ләйләне ничек бүләрләр икән? Хатыныннан җиңеләсе дә килми, шайтан алгыры…

      Җаббаров, тирән көрсенеп, эскизларын сызарга утырды. Сызды, бозды, кулы һич кенә дә эшкә ятмады, илһам килми тинтерәтә иде. Илһам филтәле лампа түгел шул, кабызам да куям димә икән. Ансыз рәсем җансыз һәм коры чыга. Кул эшкә бармый икән, димәк, Җаббаровның эче поша. Аңа иртәгә кадәр үзен рәткә кертергә, уй-фикерләрен барлап, элекке эзенә төшәргә кирәк иде. Иртәгә ул, көр тавыш белән, яңгыратып, иҗат йортында очраган берсен сәламләргә, үзенең дөньяда яшәвен искәртергә тиеш. Аны, мескен кыяфәттә күреп, берәү дә кызганмасын. Менә шушы дүрт стена эчендә генә ул үзен анализлый, тирги, сүгә, юкка чыгара яки һәр җиңелүеннән гарьләнеп, әрнеп елый ала. Кеше күзендә исә ул – горур бөркет, канатын җилпи-җилпи, текә кыя башыннан ташланырга корбан эзли.

      Җаббаров һәрбер ирешелгән уңышын үзенең булдыклы булуыннан күрде. Дөрес, авыр юлны ерып, сәнгать капкасына якынлашырга аңа остазы – Хәбиб агасы булышты. Вакытында ул ярдәм кулы сузмаса, бәлкем, Җаббаров бүгенге көндә кайсыдыр бер районда плакат-фәлән языштырып йөрүче бер һөнәрче булып, исеме дә бары паспортына гына теркәлгән килеш калыр иде. Хәбиб абзый аны училищеда укыганда ук башкалардан аерып алды. Егеткә өстәмә дәресләр биреп җибәрә, берсеннән-берсе катлаулы пейзажлар ясарга куша иде. Карт әнә шулай Җаббаровта мин-минлек хисләре дә уятты бугай. Югыйсә остазының теләге укучысыннан эгоист ясау да, иҗатташларына түбәнсетеп карарга өйрәтү дә түгел, сәнгатькә тугры җанлы кеше тәрбияләү иде.

      Остазы аны берзаман җыелыш саен мактап телгә ала башлады. Мактавын мактады, тик нишләптер Рәссамнар берлегенә тәкъдим итәргә ашыкмады. Беркөнне исә үзәккә үтәрлек итеп мәзәк ясады.

      – Кара әле, энем. Аксакаллар киңәшмәсендә сүзләр булды. Сине Союзга… – диде дә, яныннан үтеп баручы студентны чакырып алып, нәрсә турындадыр гәп куертып җибәрде.

      Җаббаровны бөтенләй онытты бу. Көлә-көлә студент белән сөйләшә. «Мине Союзга алалар икән», – дип кинәнеп басып торды Җаббаров. Икенче көнне остаз аны янә коридорда туктатты.

      – Сине алмыйлар әле, – диде ул, Җаббаровның йөрәген парә-парә телеп.

      Әнәс көл сыман агарды.

      – Борчылма, дускай. Син лаек аңа, – дип, җилкәсеннән какты Хәбиб абзый. – Мин бу мәсьәләне тиздән идарә утырышына куярмын. Әзер бул.

      Җаббаров һәрвакыт әзер, хәтта кирәгеннән артык әзер иде. Минем Союзга керүем иҗатыма стимул булачак, диде ул, чынлыкта исә аның яшьтәшләрен узып китәсе, алардан югарырак баскычта торасы килә иде. Моны шәрран ярып әйтеп кара син! Алла сакласын, өзгәләп ташларлар…

      Ниһаять, хыялдан чынбарлыкка күчәсе көн якынлашты. Аны мактый-мактый Рәссамнар берлегенә алдылар. Кемнәрнеңдер күгәргәнче борынына чиертте. Кемнәрнеңдер өмет хыялларын каплады. Кемнәрнедер чаптырып узып китте, һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлый иде. Баксаң, көрәш моның белән генә тәмамланмый икән әле. Иҗат мәңгелек көрәш мәйданы икән ләбаса! Чүп-чар яздыңмы – җиңеләсең. Хет тонна-тонна кәгазь буя, арада гамәлгә