Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

җибәрде. Килер бер заман, Әлфия дә аның күкрәгенә капланыр. Иманы камил! Бу нәрсә көн кебек ачык. Аны ашыктырасы юк.

      «Үп мине, Җаббаров!» дияр Әлфия. Әнәс, аны ишетмәмешкә салынып, читкә карар. Шул дәшмәве белән бар нәфрәтен, бар ачуын тышка чыгарыр һәм, киткән чагында: «Һавалар бозылып тора, яңгыр-фәлән башланганчы кайтырга кирәк», – дип, көн аяз булса да, юк сүзләр сөйләр. Җәзаның иң шәп төре бу. Иң шәп төре…

      4

      Үзендә гаҗәеп җиңеллек тоеп, җиң сызганып эшкә керештем дигәндә генә Ирекнең килеп керүе аның кәефен бозды. Тегесенең анда гаме юк, дөньясын кочагына сыйдырган кеше сыман, шат тавыш белән:

      – Җыен, картлач! Ерак сәфәргә! Билетлар кесәдә. Поезд төнлә кузгала, – дип сөйләп китте.

      – Итәгеңә ут капмагандыр ич, адәм рәтле генә итеп аңлат әле! Семинар икән, бару юк. Ел саен шуңа вакыт үткәрәсез. Ичмасам, бер Рафаэль яки бер Пикассо тапсагыз икән.

      – Бу юлы үз мәнфәгатебезне кайгыртып йөрү, картлач! Урманга! Кышкы сихри урманга!

      Алар ел саен кышкы урманда йөриләр иде. Арып-талчыгып бетсәләр дә, үзләрен бәхетле саныйлар, икенче елга тагын килергә вәгъдәләр куешып аерылалар иде. Иң рәхәте – урман Җаббаровны малай чагы белән күрештерә иде. Эчкерсез, беркатлы малай иттереп калдыра, тормыш арбасына җигелгән икәнсең, ул сине туара, син карда ятып ауный-ауный көләсең, чыршыга сарган көлтә-көлтә кар букетын селкеп, иптәшләрең өстенә җилписең. «Барам» димәкче иде Җаббаров, тик әзер җавабы тел очына эленеп калды. Тукта, бәяңне төшермә, энәсеннән җебенә хәтле тикшер, сораш, аннан соң гына риза бул. Кадерең артыр.

      – Юллар ничек ди? Карлымы? Урманы еракмы?

      – Юл тап-такыр, ди. Пар ат җигеп, стансада каравылчы каршы ала. Район белән махсус киңәшелгән нәрсә.

      – Ху-уш. Ашау ягы ничек?

      – Сөйләшенде, бер сарык, – диде Ирек, бияләй хәтле авызын ерып. – Йә, селкен инде, карт аю! Нәрсә ялындырасың?

      Менә хәзер ризалашсаң да ярый. Нәкъ вакыты.

      – Ху-уш… Поезд ничәдә кузгала инде?

      – Өч сәгатьтән. Мә, тот билетыңны. Болай син ышанычлырак булырсың. Вокзалдагы зур сәгать тирәсендә җыелабыз. Соңарма!

      Ирек артыннан ишек ябылгач кына, Җаббаров маңгаена шапылдатып сугып куйды. Иң мөһиме соралмаган! Компаниядә былтыргы кешеләрме, әллә яңалары да бармы икән? Җыен әкәм-төкәм булмасын тагы. Баргач-баргач, мәҗлес бизәге итеп хатын-кыз затын да алырга кирәк иде. Кайдадыр синең тирәңдә чыркылдашып йөргән ваемсыз иркә туташлар булуы үзе бер рәхәт! Ирек – юнмаган агач, мөгаен, хатын-кыз хәстәрен уена да китермәгәндер. Бәлкем, Мөнирә ханымга шылтырату урынлы булыр? Елның-елында бергә иделәр, аның ни гаебе бар? Ирекләр дә күпсенмәс, күз күргән кеше. Юк, нигәдер җан тартмый. Теге көнне ул хәтта аның янында кунарга да калмады. Ике араны нәрсәдер кинәт кенә бүлеп куйганлыктан, хәзер кабат якынаерга ни теләк, ни дәрт җитми иде. Өзелгән, күрәсең. Алар кабызган шәм сүнгән: караңгы һәм күңелсез, караңгы һәм күңелсез…

      Җаббаров юл капчыгына кирәк-ярагын тутырды. Кая гына барса да, ул пөхтә йөрергә ярата иде. Көзге каршына басып