Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

яшәдек без, ач-ялангач түгел идек, әтине әйтәм, алдында коштабак-коштабак ит булыр иде. Ә ул елады… гел яшеренеп елады…

      – Кибәк баш син, олан. Анаңның җылысы җитмәгән аңа! Сәбәпсезгә яшь коялар димени?!

      – Алайса, сәбәпсезгә яшь коймыйлар, дисең. Син хаклы, безнең әни кырыс иде. Ул миңа «улым» дип тә сирәк дәшә иде. Менә синең ни хәсрәтең бар? Рәсемең мактау тактасында, ике бүлмәле фатирда яшисең. Сиңа ни җитми? Башлап җибәр мең дә бер кичә әкиятенең беренче битен!

      «Син дә эт ияртеп кайттың, Җаббаров. Әнә ул ишек катындагы почмакка да риза. Аңа хәзер зарын тыңлаучы, башыннан сыйпап юатучы җылы куллар гына кирәк. Әгәр мин дә шулай эт көненә төшсәм? Һәм кемдер мине, кызганып, өенә алып керсә? Фәррах белән без икебез дә урам этләре ләбаса! Шыңшып өргән булабыз, зарланышабыз».

      – Әйдә инде, Фәррах абзый, башла!

      – Нәстәсен башлыйсың аның? Очланган инде ул. Һәм әкият тә түгел, син, олан, бутама! Гыйбрәт, бик беләсең килсә! Алама гыйбрәт! Моннан унсигез ел элек япь-яшь кызга өйләнде Фәррах абзаң. Чибәр дә, чая да, кычыткан төсле чага да иде Хәдичәм. Атна дигәндә, карт хатыннан аертып, куенга да керде. Шылтын-мылтын чыгармыйча, тугыз ай гына яшәде бу минем белән. Малай тугач, сиртмәкойрык, сансызга әйләнде. Тикмәгә дә миңа бәйләнә, тел озайта. Ана бүремени, балага якын китерми. Арбасына якынлашсам, разбуй салып кычкыра башлый. Түздем-түздем дә тотып ярдым саесканны. Имгәтмәдем, кәнишне, ярата идем тәре баганасын, тотып өч мәртәбә селеккәнмендер. «Ирем кул күтәрә», – дип, әниләренә тайган бу. Чакырдым, ялындым, тезләндем, кайтмады. Балам, нарасыем жәл иде, ай жәл иде, әлиминттән тыш та акча илтә идем. Хезмәт хакым артсын дип, төннәр калып эшли идем, кая ул иренүләр, олан. Бүген малайга унсигез яшь тулды. Әлиминт тә түләү бетте дигән сүз бит инде бу. Һәйбәт кәчтүн-чалбар сатып алдым Иршат улыма, йомарлап, кесәсенә акча тыктым, мәйтәм, сөенеч булыр. Киттем боларга. Оза-ак ачмадылар: бәйрәм итәләр иде. Шакый-шакый тәки ачтырдым бит. Өй тулы халык. Бииләр, җырлыйлар, көләләр! Миңа ни исәп, ни сан. Атамы мин, чабатамы – белүче дә юк. Алай да улымны ымлап кына яныма чакырдым. Мә, Иршат улым, миннән бүләк сиңа, дим, кешелеккә генә киярсең, дим. Малай шатыр-шотыр китереп төргәкне сүтте дә кәчтүн-чалбарны тартып чыгарды. Кулына утлы кисәү тоттырдыммыни, кадерле әйберләремне кинәт йөземә бәрде бу!

      – Картлач, үзең ки! Джинсылык акча жәлләдеңме, саран?! – дип бакыруына әнкәсе йөгереп килде.

      – Улымның кәефен бозмасаң! – диде әнисе, бәбәкләрен акайтып. – Безнең өйгә сукмагыңны оныт инде. Малай үсте хәзер, синең тиеннәреңә мохтаҗлыгы юк. Гомумән, ул синең балаң да түгел әле.

      – Нәстә?! – дидем, үз колагыма үзем ышанмыйча. – Нәстә дисең?

      – Бар, туу таныклыгыңны апчык, – ди хатыным Иршатка. – Анда баланың атасы – Садри!

      Чынлап та, «Садриевич» дип язылган иде, күзләрем алдашмады, «Садриевич» иде. Йөрәгем лап итеп табаныма төшеп чумды.

      – Малаең белән сөйләштеңме? Анысы нәрсә ди?

      – Мине бүлмәгез, үземә үзем хуҗа, ди. Пачпыртыма Әлишкәнең әтисе исемен яздыртам, ди, мәнсез. Син, күрше, әкият дип көләсең, сиңа кызык, ә миңа кызганыч. Акча жәл түгел, башы сау-сәламәт иргә мал табуы ни тора!