Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

өстенә оста табиб та, ди. Аның бармаклары тигән тән бик тиз савыга, авыру күзгә күренеп терелә, шуңа күрә табибның шифаханәсеннән им-том эзләп килгән хатын-кызлар өзелми икән. Алар ир-егетнең мәхәббәтен яуламакчы һәм үзләренә өйләндермәкче була, ди. Табибның гына берәүгә дә исе китми, эшен тәмамлый да әллә кая китеп югала, ди.

      Берзаман табиб үлеп киткән. Шәһәрнең бөтен хатын-кызы кара кайгыга чумган. Болар киңәшмә сыман нәрсә оештырганнар да «нәсел-нәсәбе юк, баласы юк, үз хисабыбыздан һәйкәл салдырыйк» дигәннәр. Акча җыелган, һәйкәл төзелгән. Ачылу тантанасына табибның тылсымлы бармаклары орынган, табибтан ләззәтле минутлар алган гүзәлләр генә катнашырга тиеш икән. Менә берсеннән-берсе сылу ханымнар, туташлар һәйкәл тирәсенә агылган.

      – Ул минем күкрәкләремне ярата иде…

      – Минем чәчләремнән биһуш иде…

      – Минем нечкә билләремне сөя иде… – дип узыша-узыша мактанышканнар болар.

      Мактанышып туйгач, күмәкләшеп кайгырышканнар, һәркем, табибтан бала таба алмавына көенеп, башын һәйкәл ташына бәрә-бәрә ачы күз яше түккән.

      Шуннан ерак түгел бер ялгыз хатын басып торган. Ул гади генә киемнән, чибәр дә, затлы да түгел икән.

      – Син ялгыш килгәнсең! Кит моннан! – дип куалаган аны чибәр кавем. – Син ямьсез, син килбәтсез! Табиб безнең сыман сылу затларны гына сөйде.

      Корт иледәй гөжләгән төркемгә ямьсез хатын кыю-кыю сүзләр ташлаган:

      – Ул сезнең акчагызны гына яратты! Җаны-тәне белән ул минеке иде!

      – Тиле! – дип шаулашкан төркем. – Шашкан бу! Ни сөйли?! Оялмый да!

      – Ул мине генә яратты! – дип кабатлаган хатын. – Ышанмасагыз, әнә безнең уртак улыбыз! Кумасагыз да, китәм мин. Табибның тере дәвамы барында ниемә сезнең таш сыныгыз!

      Чынлап та, чаптырып килгән барабыздан табибка ике тамчы су кебек охшаган егет сикереп төшкән.

      – Аһ!!! – дигәннәр барысы да, чәчләренә ябышып. – Нинди хурлык!

      Киңәшмә яңадан җыелган да һәйкәлне шушы хатынга, дөресрәге, анага багышларга булган.

      Мәнле әкият, кызым. Шулай да сәнгать кирәк. Ул безнең рухи дөньябызны баета. Рухы гарип адәмгә планетаның киләчәге дә, икмәге дә, баласы да кирәкмәс иде.

      – И-и, синең белән сүз көрәштергән мин тиле! – диде кызы, зур җиңелүеннән гарьләнгән сыман. – Тотармын да рәсем училищесына гариза бирермен.

      – Син сәләтсез, кызым. Көчеңне юкка-барга әрәм итмә.

      – Нәрсә соң ул сәләт? Ходайбирдин фатихасымы? Әни шулай ди. Алар институтындагы Ходайбирдин фамилияле профессор әнинең җитәкчесе икән. Әнием Кадрия апага: «Диссертациямне Ходайбирдин фатихасы белән якласам, Ходай биргәнгә кияүгә димләр идегез, теге өтеккә үч итеп», – ди. Өтек дигәне ул син инде, әти. «Ләйләнең дә фамилиясен Ходайбирдинага үзгәртер идем», – ди.

      – Нәрсә ди? – Җаббаров эсселе-суыклы булып китте. Кемдер эссе су китереп сипкәннән соң салкын су томырдымыни… – Кызым-бәгърем, – диде ул, ялынып-ялварып. – Тыңлама әниеңне, зинһар, ата-баба йоласына төкермә, акыллы бул. Кияүгә чыккач фамилия алыштыру – бер мәсьәлә. Ә болай… Синең